Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Тәкъдим бар, кануны булырмы
2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Наркотиклар белән бәйле булган хилафилыклар өчен җинаять җаваплыгы каралырга мөмкин. Шундый тәкъдим белән Дәүләт Думасының ике депутаты чыккан иде. Алар фикеренчә, ел дәвамында наркотикларны саклаган, сатып алган, яисә файдаланган өчен икенче мәртәбә эләккәннәрне өч елдан алып биш елгача төрмәгә ябарга кирәк.
Бер якка тарту отышлы
Җаваплылыктан ирекле рәвештә наркотик матдәләрне тапшырган, дәваланырга риза булган һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек иткән очракта котылырга мөмкин. Ә узган ел ил Президенты тарафыннан наркологик хезмәтне модернизацияләүне 2016нчы елга төгәлләү турында Указга кул да куелган иде. Әмма... Үзәк матбугат язганча, әлеге проблеманы кем хәл итәргә тиешлеге әлегә билгесез икән. Сәламәтлек саклау министрлыгы одеялоның бер башыннан тартса, наркотикларны контрольдә тотарга тиешле федераль хезмәт – икенче башыннан. Чөнки федераль бюджеттан саллы гына суммалар бүлеп бирү каралган. Ә нигә аларга берләшеп, замана чиренә каршы бергә көрәшмәскә. Одеялоны бер якка тарту отышлырак түгел мени? Инде болай да соңга калынды бит. Әле кайчан гына наркотик маддәләрне тәүге мәртәбә татып караучыларның яше 15-16 булса, хәзерге вакытта ул 11-12 яшьне тәшкил итә.
Саннар һәм фактлар. Япония ике атом бомбасы шартлау нәтиҗәләреннән .“ ел эчендә 413 мең кешесен югалтса, Россиядә ел саен алкоголизмнан,
наркотиклардан һәм тәмәке тартудан ярты миллионга якын кеше үлә.
Тамырына балта чабылмаган әле
Наркоманиягә каршы көрәшнең әлегә нәтиҗәлелеге аз булуын танырга кирәк. Реабилитацияләү үзәкләре аз. Бөтен Россиягә андый үзәкләрдә нибары 50 мең койка гына бар икән. Татарстанда 90 гына (Яр Чаллыда – 20, Казанда – 70). Илдә соңгы статистик мәгълүматлар буенча исәпкә алынган 8,5 миллион наркоман булуын исәпкә алсаң, бу диңгездәге бер тамчы гына. Реабилитацияләү үзәге йорт түгел бит ул. Монда ят булган ике кеше очраша: наркоман һәм аны дәваларга алынган табиб. Кызганычка каршы, әлеге чирне дәвалаучыларга кытлык кичерелә. Төрле кануннар, аларга төзәтмәләр кабул ителүгә карамастан, наркоманиянең тамырына балта чабылмаган әле.
Көрәш алып барыла, анысы
Мәсәлән, агымдагы елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге тарафыннан агымдагы елның ун аенда 124 кешегә наркотикларга экспресс-тест уздырылган. Аларның унбишенең наркотик кулланганлыгы расланган. Хокук саклау органнары даими рәвештә кичке һәм төнге рейдлар уздыралар: дискотекалар, кафелар, яшьләр күп җыела торган башка урыннар тикшерелә. Ел башыннан ун ай эчендә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле булган сигез җинаять ачыкланган. Кызганычка каршы, авыллар да читтә калмый бу замана афәтеннән. Тотылганнар арасында марихуана белән исергәннәр өстенлек итә. Бездә ачыкланган җинаятьләрнең күпчелеге чыгышы үләннән булган наркотиклар белән бәйле. Район үзәк хастаханәсе белән берлектә белем бирү учреждениеләрендә тикшерүләр уздыру да, балаларга наркотиклар белән шаярырга кирәкмәслекне кисәтү булып торуын танырга кирәк. Агымдагы елда шәһәр мәктәпләренең – 320, 87нче көллиятнең 200 баласы тикшерелгән. Шунысы сөенечле, алар арасында уңай нәтиҗәләр ачыкланмаган.
Мактанырга кирәкми
Наркотикларны, алкогольне Интернет челтәрендә, кинофильмнарда, телевидениедә яшертен рекламалауны ничек туктатырга соң? Бүген бездә гомосексуализмны пропагандалауны тыю турындагы канун эшли. Чыннан да, нигә дип наркоманияне пропагандалаган кешене җинаять җаваплылыгына тартмаска. Интернерны ачсаң, анда шоу-бизнес йолдызлары ничек итеп “кайф“ тотып утырганнарын күрергә мөмкин. Бәлки тере мисал итеп тәмам наркоманга әверелгән кешене күрәстергә кирәктер. Аның тышкы һәм рухи халәтен күргәч, тел астына, кан тамырына шприц кадаучылар сирәгәер иде. Кайбер илләрдә аеруча авыр җинаять кылучыларны, халык хозурына чыгарып, суд карарын гамәлгә ашыралар бит. Аннары кайчандыр наркотиклар кулланып, аңардан арынган, сәламәт тормыш алып бара башлаулары белән мактанучы кешеләр белән уздырылган әңгәмәләрне телевидениедән күрсәтәләр, радиодан сөйләтәләр. Кирәкме соң бу? Ә бит яшүсмерләр моны күргәч, ишеткәч, ул котылган, йолдызга әверелгән, мин дә татып карыйм, барысы да яхшы булыр, дип уйламас дип кем гарантия бирә. Гомумән, ялгыш адым ясамасыннар дисәләр, ата-аналар балаларын кече яшьтән үк кыек юлга керүдән сакларга тиешләр. Әгәр алар арасында контакт югала икән, бала үзенең проблемаларын яшерәчәк, аларны үзенчә хәл итәргә маташачак: алкоголь яисә наркотик ярдәмендә булмас, дип беркем дә ышанып әйтә алмый.
Николай Зюрин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Роспотребнадзор талпаннарга каршы чараларның нинди булуы турында сөйли
Талпаннар активлашу сәбәпле, Роспотребнадзор репеллентлар һәм акарицидларның аермалары нәрсәдә, шулай ук алар ярдәмендә бөҗәкләр һөҗүменнән ничек ышанычлы сакланырга мөмкин икәнлеге турында хәбәр итә.
Дача сезоны башлану белән Роспотребнадзор бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС)профилактикасы турында хәбәр итә
Дача сезоны башлану белән Роспотребнадзор үзен бөер синдромы белән геморрагик бизгәктән (ГЛПС) – кешенең вак кан тамырлары, бөерләре, үпкәләре һәм башка органнары зарарлануы белән барлыкка килә торган авыр йогышлы авырудан ничек сакларга кирәклеге турында хәбәр итә.
Мамадышта 24 фатирлы яңа торак йорт төзү планлаштырыла
Йорттагы фатирлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының «социаль ипотека»программасында катнашучыларга биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз