2013 елның 25 нче нояберендә Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә язылышкан Исмагиловлар гаиләсе аерым игътибарга лаек. Кияү Илнур әлегә кадәр 25 ноябрьдә туган көнен генә билгеләп үтсә, бу елдан гаиләсе туган көнен дә билгеләп үтәчәк.
Бу парның танышу тарихы да кызыклы. Берничә ай чамасы элек, Илнур “Болгар” радиосының кичке танышу эфирына тәрбияле һәм тыйнак кыз белән танышырга теләве турында смс җибәрә. Иң беренче җавап Гүзәл исемле кыздан килеп ирешә. Гүзәл өчен дә бу җавап язмыш кушуы булгандыр, мөгаен. Чөнки бүген кәләш урынында нәкъ шул җавап хуҗасы Гүзәл басып тора да иде инде.
Кияү сүзләре буенча, серле кыз белән бер көн сөйләшкәннән соң, эшеннән ял алып танышырга китә. Өченече очрашу вакытында ук Гүзәлгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Гүзәл генә җавапны соңартыбрак бирә.
Бүген ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина биргән сорауларга яшьләр җавап биргәндә үз бәхетләрен, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен яшермәделәр.
Фәния Салихҗановна яшь парларга мәңгелек сөю, үзара хөрмәт теләде, тиздән нәсел дәвамчысына туу турында таныклык алырга килүләренә өмет белдерде.