2013 елның 30 декаберендә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 2013 елның соңгы сертификатларын тапшыру тантанасына килгән зур кунакны – район башлыгы Анатолий Ивановны кабул итте.
Район тарихында беренче тапкыр 8355 килограмм сөт савып алачаклар “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятендә быел һәр сыердан. Тулаем сөт җитештерү 135000 центнер тәшкил итәчәк.
Яңа ел алдыннан шәһәребез командаларының Татарстан беренчелегндәге чыгышларына кыскача анализ ясарга мөмкин. Зурларыбыз речпублика чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында узган шимбә көнне үз бозларында Әлмәт шәһәренең “СКС“ хоккейчыларын кабул итте.
Чаңгыда узышу. Узган атнада спортның әлеге төре буенча тәүге мәртәбә район бәйгеләре үткәрелде. Кызганычка каршы, чаңгы юлларына, барлык мәктәпләргә дә положение җибәрелүгә карамастан, 1995нче елда туган һәм яшьрәк 70 кенә чаңгычы басты.
Районыбызның яшь көрәшчеләре Яр Чаллы һәм Байлар Сабасында уздырылган ачык республика әтурнирларыннан уңышлар белән кайттылар.
Башкалабызда Шамил Ганиев истәлегенә ир-атлар арасында үткәрелгән республика турниры җөмһүриятебезнең көчле “иреклеләре“н җыйган иде. Әлег ярышларда безнең Ришат Муллаәхмәтов 55 килограммга кадәрге авырлыкта өченче булды.
Муниңипаль район башкарма комитеты җитәкчесе, район чакыру комиссиясе рәисе Илнар Фәнил улы Хафизов Россия Федерациясе Саклану министры медале белән бүләкләнде.
Әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Усали төбәгеннән чыккан эшмәкәрләр туган якларын күтәрүгә үзләреннән җитди өлеш кертәләр. Узган атнаның җомгасында Берсут Сукачыда башлангыч мәктәп, Владимирда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачылу–шуның бер чагылышы.
Россиядә – Әйләнә-тирә мохитне саклау, Татарстанда Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик культура еллары тәмамлана. Районыбызда да аның барышында шәһәребез һәм авылларыбызны төзекләндерү буенча киң колачлы эшләр башкарылды. Йомгакларына багышлап, район мәдәният йортында экологик форум да үткәрелде.