“Кояшкай“ балалар бакчасы берәр чара үткәрә калса, нинди дә булса “мөгез“ чыгармыйча калмый. Куштырнаклар эчендәге сүзне яхшы мәгънәдәге сүз буларак кабул итәргә кирәк.
Пиротехника бәйрәмнәрнең алыштыргысыз атрибутына әверелде.Тик аны сатып алганда фаҗигага китерердәй кайбер сәбәпләрне онытмасагыз иде.
“ТРның иң яхшы мәшгульлек үзәге“ республика конкурсында беренче урынны алды Мамадыш мәшгульлек үзәге.
Красная Горка авыл җирлеге Яңа ел бәйрәмен быел 26нчы декабрь көнне үк башлап җибәрә.
Якшәмбе көнне республика урманчылары Мамадышка җыелды. Министр Наил Мәһдиев һәм районыбыз башлыгы Анатолий Иванов катнашында узган семинар– киңәшмәдә Алабуга шәһәрендә эшләүче Кастамону заводын агач материалы белән тәэмин итү хакында сөйләштеләр. Эшлекле чара Норма урманчылыгы территориясендә башланып китте. Биредә агачларны кисү, тиешле үлчәмгә турау һәм махсус техника ярдәмендә төяп җибәрү барышын карадылар.
Башланды! Шәһәребездә Яңа елга оешма-предприятиеләрне, учреждениеләрне, шәхси йортларны бизәүгә конкурс тулы куәтенә керде.
Муниципаль район Советы утырышларында карала торган мәсьәләләрне монысы – кечкенәрәк, тегесе мөһимрәк, дип бүлеп булмаса да, чираттагы егерме җиденче утырышның беренче көн тәртибендә тикшерелгәнен бөтен бюджет оешмалары өчен хәл иткеч дип атарга мөмкин.
Яңа елга чыршы агачларын кисеп әзерләү өчен Келәүш, Комазан, Норма урманчылыкларында аерым участоклар билгеләнгән.
Бүген Мамадыш районында участок уполномоченныйлары өчен төзелгән административ–торак комплексларын ачу тантанасы булып узды. Әлеге биналар республика программасы буенча Кама урманчылыгы бистәсендә һәм Түбән Тәкәнеш авылында төзелделәр. Объектларны сафка “Мамадыштөзү” ЯАҖ һәм “Төзүсервис” ЯАҖ хезмәткәрләре бастырды.