Ирекле көрәш

2013 елның 27 декабре, җомга

Башкалабызда Шамил Ганиев истәлегенә ир-атлар арасында үткәрелгән республика турниры җөмһүриятебезнең көчле “иреклеләре“н җыйган иде. Әлег ярышларда безнең Ришат Муллаәхмәтов 55 килограммга кадәрге авырлыкта өченче булды.

Бокс. Яр Чаллыда узган ачык Яңа ел турнирында 12-13 яшьлек боксчыларыбыз да сынатмадылар. Бәйгеләргә барган биш спортчыбыздан шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп укучысы Назим Якубов 56 килограммга кадәрге авырлыкта барлык көндәшләрен дә отып, җиңү яулады. 2нче санлы лицейда белем алучы Рөстәм Павлов 52 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында финалда гына оттырды. Ә Исраил Нигъмәтов 44,5 килограммга кадәргеләр арасында пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International