"Ана капиталы" сертификатлары тапшырылды

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

2013 елның 30 декаберендә Мамадыш муниципаль  районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 2013 елның соңгы сертификатларын тапшыру тантанасына килгән зур кунакны – район башлыгы Анатолий Ивановны кабул итте.

Район башлыгы залда утыручы бәхетле 15 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде, ана капиталына ия булу хокукын дәлилләүче сертификатларны тапшырды. Районыбызда туган һәр бала – безнең өчен зур вакыйга, шуңа да сабыйларның балачаклары бәхетле һәм тулы булсын без бар шартларны тудырыга тырышабыз, - дип ассызыклады Анатолий Петрович.

Тантанада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе    урынбасары Алена Смирнова һәм җирле пенсия идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов катнашты. Ул үз чиратында сертификатның законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

Фәния Әхмәтшина районда гаиләдә икенче, өченче һ.б. балаларның артуын – дәүләт тарафыннан  гаилә институтына булган зур игътибар нәтиҗәсе булуына басым ясады, ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысында да истәлекле фотога чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International