Яңа ел алдыннан шәһәребез командаларының Татарстан беренчелегндәге чыгышларына кыскача анализ ясарга мөмкин. Зурларыбыз речпублика чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында узган шимбә көнне үз бозларында Әлмәт шәһәренең “СКС“ хоккейчыларын кабул итте. Әлеге очрашу командабыздагы ике яшә уенчы өчен аеруча истә калыр. Әлмәтлеләр капкасына кергән җавапсыз биш алканың икесе өлкәннәр командасы составында уйнаучы “Олимп-1997-1998“ уенчылары Николай Рязанов белән Булат Сибгатуллинныкы. Шулай итеп егетләребез беренче әйләнешне тәмамладылар. Бу стадиядә безнекеләр өч җиңүгә ирештеләр һәм шулкадәр җиңелүгә дучар булдылар. Якшәмбе көнне исә Илья Шевяхов шәкертләре Казанның “Смена“ командасын 8:0 исәбе белән тар-мар итте. 11 яшьлек хоккейчыларыбызның әлегә бер генә җиңелүләре бар. Калган дүрт уенда алар өстенлеккә ирештеләр. Башка командаларыбыз да Яңа елны үз төркемнәрендә лидерлар сафында каршы алалар. Кышкы каникулларда исә 2005нче елда туган малайлар өчен дә хоккей сезоны ачылачак. Җөмһүриятебездә иң көчле коллектив исемен яулар өчен 21 команда көч сынашачак. Безнекеләр 6-8нче гыйнварларда үз төркемнәрендә иң көчлене ачыклау өчен Кукмарада мәйдан хуҗаларына, Байлар Сабасы, Биектау һәм Киров өлкәсенең Можга командаларына каршы уйнаячак. Һәр төркемнән икешәр команда ярымфиналга узачак.