Усали төбәгеннән чыккан эшмәкәрләр туган якларын күтәрүгә үзләреннән җитди өлеш кертәләр. Узган атнаның җомгасында Берсут Сукачыда башлангыч мәктәп, Владимирда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачылу–шуның бер чагылышы.
Көннең салкынча торуы да бу шатлыкларны сүрелдерә алмады. Берсут Сукачыда яңа мәктәп янына авылның олысы-кечесе җыелган иде. Чаллыда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Равия Нургали кызы Зиярованың туган авылында иганәлек ярдәме белән җиткерелгән өченче объект бу. 2011нче елда чишмә суын авылдагы суүткәргеч линиягә тоташтырганнар. Былтыр аның акчасына фельдшерлык-акушерлык пункты салынды. Быел–башлангыч мәктәп ишекләрен ачты. Анда өлкәннәр өчен мәдрәсә дә эшләячәк. Мамадыш мәчетенең тәрәзәләрен пластикка алыштырырга, тыштан керомагранит белән төрергә булышты ул.
–Равия–минем укучым. 1нче сентябрь көнне менеп күргәч, бик сөендем. Бина әйтеп бетергесез матур,–ди Берсут Сукачыда 35 ел балалар укыткан, озак еллар мәктәпкә мөдирлек тә иткән Закирә Шакирова.
–Равия ханым безгә гел бәйрәм генә оештырып тора. Күңеле саф булган кеше генә башкара ала боларны. Эшләрегез тагын да уңышлырак булсын,–диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та мәктәпне ачу тантанасында. Эшмәкәргә Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды ул. Равия Зиярова да авылдашларына бик күп бүләкләр белән кайткан иде. Олысына-кечесенә Яңа ел пакетлары да таратты. Барлык берсутсукачылылар һәм кунаклар өчен мәктәптә чәй табыннары да әзерләнгән иде.
Шул ук көнне Владимирда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм анда һәлак булучыларга яңа мемориал комплекс ачылды. Ул Түбән Камада яшәүче эшмәкәр Динар Пасыев ярдәме белән җиткерелгән. Әлеге һәйкәл урынында әнисе Хатирә апа эшләгән фельдшерлык-акушерлык пункты булган икән. Быел авылда аның яшнәшәсендә генә яңа модульле ФАП ачылды. Гомумән, 2013–владимирлылар өчен гаҗәеп уңышлы ел булды. Авылга асфальт юл да керде. Динар мәктәпкә бүләккә компьютер белән принтер алып кайткан, ФАП өчен дә бүләкләре бар иде.
Һәйкәлдән ак пәрдәне салдырганда һәм аңа чәчәкләр салганда бик күпләрнең күзләренә яшьләр килде. Авыл әфган сугышында да бер улын–Иван Даниловны югалтты. Һәйкәлдә аның исеме дә мәңгеләштерелгән.
–Башка беребезгә дә югалту ачыларын кичерергә язмасын,–чыгыш ясаучыларның барысының да теләкләре бер иде. Һәйкәлне эшләүчеләргә авылдашлары исеменнән рәхмәтләрен җиткергән Евдокия Бачкова да күз яшьләрен яшерә алмады.
Сәрия Хисаметдинова, Берсут Сукачы башлангыч мәктәбе мөдире:
–Мин бу авылда егерме биш ел эшлим инде. Элек суны чишмәдән күтәреп ташый, мичләргә утын белән яга торган идек. Бинасы иске булгач, биш ел элек мәктәбебезне япканнар иде. Укучылар Усали мәктәбенә барып йөрделәр. Равия апа мәктәп җиткергәч, быел яңадан лицензия алдык. Бина газ белән җылытыла, суы, уңайлыклары үзендә. Мәктәпне яшәтәчәк объект бу. Хәзер мәктәптә алты бала укый.