Районыбызның яшь көрәшчеләре Яр Чаллы һәм Байлар Сабасында уздырылган ачык республика әтурнирларыннан уңышлар белән кайттылар. Автогигант башкаласында Булат Сибгатуллин истәлегенә 1997нче елда туган һәм яшьрәкләр арасында оештырылган бәйгеләрдә Рөстәм Ханов (4нче мәктәп) үз авырлыгында пьедесталның – югары, Рөстәм Миннәхмәтов (2нче лицей) белән Рәмис Хәмидуллин (4нче мәктәп) – икенче, Марат Бабаеров (Түбән Ушма) һәм Илһам Гайфетдинов (87нче ҺЛ) өченче баскычларына күтәрелделәр. Байлар Сабасына барган унбиш 16-17 көрәшчебезнең алтысы призлы урын белән кайттылар: Ришат Исхаков һәм Рәмзил Сәхәбиев – беренче, Илназ Димиев (өчесе дә 4нче мәктәптән) белән Илназ Әхтәмов (3нче мәктәп) – икенче, Эльмир Ахунҗанов (87нче ҺЛ) һәм Алмаз Сөнгатуллин (4нче мәктәп) үз үлчәү авырлыкларында өченче урыннарны яуладылар.