ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Быел кар мулдан ява. Көннәрне дә җылыткалап ала. Кыш уртасы гына булуга карамастан, түбәләрдән тамчы тамып, боз сөңгеләр хасил була. Алар кешеләр өстенә төшеп бәла китереп чыгарырга, юешләнгән кар авыраеп түбәләрне җимерергә дә мөмкин. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясе түбәләрдәге карны даими төшереп торуны оештырырга кирәклеген искәртә. 

Халыкка хәзер җирләрен межалау, рәсмиләштерү, мөлкәтләрен теркәү, башка төрле дәүләт хезмәтләре өчен Мамадыш буйлап йөгерергә туры килмәячәк. Барысының да кабул итүчеләре бер бинада була.

Мамадышта республика Президенты Аппараты һәм Иҗтимагый палата вәкилләре составындагы комиссия булды. Алар шәһәребезнең Яңа ел бәйрәменә әзерлеге белән кызыксындылар. Урамнарны әйләнеп, кардан ясалган фигуралар белән танышып чыктылар. Кич Үзәк чыршы янындагы хезмәт коллективлары чыгышларын карадылар. 

Дүшәмбе көнне үткән гомумрайон планеркасында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов узып баручы елны, авыл хуҗалыгында табигать шартларыннан барлыкка килгән авырлыкларны күз алдында тотып, начар түгел, дип бәяләде. Аграр тармак вәкилләрен игътибарны техниканы яңартуга юнәлтергә чакырды. Шунда ук Анатолий Иванов районнар өчен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерләгән рейтинг нәтимҗәләренә комментарий бирде. Мамадыш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп күрсәткечләре буенча Мамадыш районы беренче унлыкка керде.


9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Башка куркыныч яный
Дүшәмбе көнне үткән гомумрайон планеркасында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов узып баручы елны, авыл хуҗалыгында табигать шартларыннан барлыкка килгән авырлыкларны күз алдында тотып, начар түгел, дип бәяләде.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4-нче гыйнвар көнне  яңа 2014 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2014 нче  елга беренче булып гариза тапшырган Рәис һәм Розалия Шәрифуллиннар.

4
гыйнвар, 2014 ел
шимбә

Мамадышка республика Президенты Аппараты һәм Иҗтимагый палата вәкилләре составындагы комиссия килде. Алар шәһәребезнең һәм авылларның Яңа ел бәйрәменә әзерлеге белән кызыксыналар. Урамнарны әйләнеп, кардан ясалган фигуралар белән танышып чыктылар. Комиссия шәһәрнең бизәлешен югары бәяләде. Кич белән Үзәк чыршы янындагы хезмәт коллективлары чыгышларын да караячаклар. 
Зур Шыя урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларына зур уңыш елмайды.

31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов мамадышлыларны Яңа ел белән котлый!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International