Нишлисең бит: дәресләрне – рекламада

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Сочидагы Кышкы Олимпиада тормышыбызга кереп, аннан икенчел һәм спорт булмаган нәрсәләрне кысрыклап чыгарды. Телеэфирның чикләнгән вакытында һәркем үзенә ошаган бәйгеләрне карауга өстенлекне билгеләде. Олимпиада рухы күңелләрне ничек яулап алуы турында мәктәп укучыларыннан тыш, тагын кемнән сорамак кирәк. Сорауларга шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә белем алучылар җавап бирә.

Катя Мотова, 8Б сыйныф укучысы:

 –Минем өчен иң мөһиме – фигуралы шууны күз уңыннан ычкындырмау. Чөнки мин үзем “Олимп“та бишенче ел инде әлеге төр белән шөгыльләнәм. Татьяна Волосожар, Максим Транько, Юлия Липницкая... Евгений Плющенко аеруча кызганыч. Үзеңне кем беләндер чагыштырырга кирәкми. Ә яхшылыкка һәрвакытта да омтылу мәслихәт. Максатчанлык миңа физкультура буенча олипиадага әзерләнергә мөмкинлек бирә дә инде: мин төбәкара этап бәйгеләренә җыенам.

Катя Клинова, 10А сыйныф укучысы:

–Мин – фигуралы шуу ягында! Бу көннәрдә күңелем төште: Плющенко чыгыш ясамый. ВКонтакте социаль челтәрдә сыйныфыбызның “Россия, ты – лучшая!“ конференциясе бар. Олимпиада турында без шунда сөйләшәбез. Кайбер ярышлар миңа бик ошап бетмиләр. Биатлонны алыйк – анда барысы да бер төсле. Ә фигуралы шуудан тамаша көтәсең. Мин үзем дә әлеге төр белән Боз сараенда алтынчы ел инде шөгыльләнәм. Кызганычка каршы, дәресләрне хәзер реклама паузаларында гына әзерлисе. Әмма бу вакытлыча гына күренеш.

Настя Чернышова, 10 А сыйныф укучысы:

–Сеңлем Юля (тугызынчы сыйныфта укый) Екатеринбургта Олимпия резервы мәктәбендә хоккей буенча укый. “Олимп“тан башланган шөгыле тормышының спорт белән башланып китүенә сәбәпче булды. Аларның “Спартак-Меркурий“ командасыннан бер кыз хоккей буенча хатын-кызларның Россия җыелма командасы составында Олимпия уеннарында катнаша. Ул да, сеңлем кебек, капкачы. Гаиләбездә хоккей матчларын карамыйча калганыбыз юк. Көндәлек барлык бәйгеләрне дә карыйм. Фигуралы шуу аерым исәптә тора дигән фикер белән килешәм: ул язмыш кебек, анда барысы да көтелмәгәндә килеп туарга мөмкин.

Искәрмә: сорашкан кызларның гаиләләрендә дә ата-аналар Сочидагы Олимпия уеннарының киеренкелеген күзәтеп баралар. Барысы да ошый, күпчелекне кичерешләр, картинкаларның матурлыклары әсир итә. Мәсәлән, кайбер төрләр, мисалга, фристайл һәм скелетон көчле рухлылар өчен булса да, алар үзләренә җәлеп итәләр. Барысы да – бик яхшы! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International