“Өмет” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында яңа җитәкче

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
“Өмет” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты коллективына яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны бүгеннән Рәмзил Кашапов башкарачак. Аның хезмәт юлы АДПИ физика–математика факультетын тәмамлагач, мөгаллим буларак башланып китә. Ә соңгы елларда ул Дегетле авылында урнашкан 17нче санлы колония–җирлек учреждениясе дилбегәсен тартты. Рәмзил Кашаповны яңа кәнәфигә тәкъдим итү тантанасында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, әлеге ведомствого караган учрежденияләрнең җитәкчеләре катнашты. Чара приютның элекке директоры Рәшит Вәлиевка хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерүдән башланды. Ул бүгеннән лаеклы ялда. Хәер, элекке директор пенсия яшенә бер ел элек үк ирешкән иде.

–Хезмәт юлыгызның күп өлеше җаваплы вазыйфаларда узды. Эшегезгә намус белән карадыгыз. Бу коллектив белән идарә итә башлагач та уңай якка үзгәрешләр шактый искәртелде,– дип ассызыклады Анатолий Иванов. Чыгышын дәвам итеп: “Яңа билгеләнгән директор Рәмзил Марсель улын да яхшы оештыручы итеп беләбез. Колония–җирлектә эшләү дәверендә беренчеләрдән булып сөт фасовкалау цехын ачтылар, игенчелек, терлекчелек тармагында да уңай күрсәткечләргә ирештеләр”,– диде. 

Министр урынбасары Азат Габделәхәтов Татарстанда барлыгы 23 социаль приют эшләвен һәм аларда 850 бала тәрбияләнүен хәбәр итте. Соңгы санның 31 безнең районга туры килә.

–Исеменнән аңлашылганча, без авыр хәлле гаиләләрдә үсүче, тәрбиягә авыр бирелгән балаларны үзебезгә сыендырабыз. Учреждениегә 3 яшьлек сабыйдан алып, 18 тулган үсмерләргә кадәр кабул ителә. Алар өч айдан алты айга кадәр тәрбия алалар. Гаиләдә яки балада үзгәреш уңай якка булганда, алар киредән якыннары янәшәсенә кайта, юк икән, балалар йортларына җибәрелә,– диде Азат Габделәхәтов. Министр урынбасары коллективка мөрәҗәгать итеп, профилактикага зур әһәмият бирергә чакырды. “Проблеманы башлангыч чорында ук күреп алырга кирәк”,– диде ведомство вәкиле. Азактан Рәмзил Кашаповка хезмәт уңышлары һәм коллектив белән уртак тел табып эшләвен теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International