Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Тауилендә һаман бер үк җырлар
2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Тауиле төбәгендә бүген халык эшмәкәрләрне дә сөеп бетерми, үзләре дә бизнеска кереп китәргә ашыкмыйлар әле.
Тауиле балалар бакчасына килеп кергәч, анда йөрүче мөлаем балаларны күреп сокландык. Риясыз сабыйлар. “Җәй көне унсигез йөриләр иде. Түләү арткач, уникегә генә калдылар,“–диделәр тәрбиячеләр. Бер Тауилендә генә шуның кадәр мәктәпкәчә яшьтәге бала бар икән, халкы киләчәккә өмет белән карый, авыл яшәргә омтыла, димәк. Узган ел да биш бала туган бит җирлектә. “Нәрсә көтә соң сезне, балалар?“–дигән сорау барыбер йөрәккә шом салды. Моның сәбәпләре дә бар. Күпчелек авылларыбызда Совет җәмгыятендә тәрбияләнгән буын да элекке тормышларның кире кайтмасын аңлап, базар икътисады законнары белән яшәргә өйрәнеп килә инде. Крестьян-фермер хуҗалыклары ачып, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнәләр; гаилә фермалары оештыралар; федераль һәм республика дәрәҗәсендәге программаларда катнашып, субсидияләр алалар, грант-лизингка техникалар, җиһазлар оталар. Ә Тауиле авыл җирлегендә нибары бер крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Анысы да авыл җирлеге башлыгының хатыныныкы–Мария Иванованыкы. Башкаларга үрнәк күрсәтик дип, абзарларында да өч сыер, бер үгез, ун сарык, дүрт дуңгыз асрыйлар, 35 баш умарта тоталар. Бу үрнәккә иярүчеләр генә юк. Өч-дүрт сыер асраучылар да бармак белән генә санарлык биредә. Чаксы авылында Владимир Ксенофонтовның 50 баш умартасы бар. Авыл җире өчен бал бизнесы – бик яхшы шөгыль. Әмма башка юнәлешләргә тотынырга шикләнә. Виталий Богаткин берничә ел элек илле гектар җир алган иде. Тракторы, авыл хуҗалыгы машиналары бар. Бүгенге көндә дүрт сыер, ике бозау асрый. Тырыш ир. Тик крестьян-фермер хуҗалыгы рәсмиләштермәгән, хөкүмәттән ярдәмнәр алганы юк әле. Техниканы, чәчүлек орлыкны үз акчасына сатып алган. “Малларны күпләп асрасын дип, утар ясарга өч буш пуҗым бирдек. Бәлки ныклап шөгыльләнә башлар,“–ди җирлек башлыгы Василий Иванов. Тауилендә яшәүче Рәсүлә һәм Рәшит Гайфуллиннар Совет заманнарында да өч сыер асраган булганнар. Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. Шулай да ике сыер, ат, тана тотуларын дәвам итәләр. Ирле-хатынлы Елена һәм Анатолий Кузнецовлар ЛПХ кредиты алып сарай җиткергәннәр, дүрт баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Владимир Иванов та былтыр 300 мең сум кредит алган, маллар сараен зурайтмакчы. Сыер, үгез, ике дуңгыз тоталар. Былтыр ЛПХ кредитын Тауиленә кергән өч авылдан дүрт гаилә алган. Күпме бу, азмы, чагыштырулар китерергә теләмим. Ул кредитларны процентлары белән кире кайтарырга да кирәк бит. Мал күп асрамагач, кайтарырга акча табу авыр буласын аңлыйлардыр. Былтыр бу төбәктә иң күп сөтне Марат Фәсхетдинов гаиләсе тапшырган. 7800 килограмм сөт саткан ул. Моннан ике ел элек өч авылдагы унлап актив гаиләне җыеп муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән аның урынбасары Юрий Иванов авыл хуҗалыгындагы программалар белән таныштырганнар, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары оештырырга чакырганнар иде. Ул юлы да: “Белмим шул, бездән булмас инде ул...“–дип икеле-микеле утырганнар иде. Ике ел элек хәл ничек булса, бүген дә шул көенчә әле биредә. Гаилә фермаслары да юк. “Күбрәк мал асрасаң, итен сатарга да кирәк бит. Сорау бик аз,“–диләр. Төбәктәге халыкның пассивлыгы сәбәбен Владимир Иванов әйтеп бирде бугай. “Безне әти-әниләр өйрәтмәде,“–диде ул. Ни хәл итәсең, урта һәм өлкән буыннарның берсен дә гаиләләрендә бизнеска өйрәтүче булмады. Һәркем үз юлы белән кереп китә аңа. Иманым камил, егермешәр яшькә яшьрәк булсалар, Рәсүлә һәм Рәшит Гайфуллиннар гаилә фермасы оештырып, чын бизнесменнарга әйләнгән булырлар иде. Ә башкалар әле һаман ашыкмыйлар. Башка авыл җирлекләрендә яшьләр програмасы буенча өйләр җиткергәндә: “Мондый нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Акчасын кире сорап алырлар,“–дип шикләнделәр. 2010 белән 2011дә биредә берәр йорт кына салынды. Узган ел җирлек башлыгы Василий Иванов үзе йөри-йөри Тауиле фермасының бозаулату бүлегендә эшләүче Татьяна Селеверстованы программага кертүгә иреште. Бүгенге көндә анда катнашырга Шаяхмәтовлар, Челемовлар, Юкачевлар гаиләләренең теләкләре бар. Әмма хәзер акча азрак кешегә бирелә.
Бер карасаң, кеше тормышта барганга битараф та яшәми кебек биредә. Җыелышларга күп йөриләр, үзләренә кирәген сорый беләләр. Данлыклы комбайнчылары да, механизаторлары да бар. Бизнеска кереп китәргә генә атлыгып тормыйлар. Тормыш бит урынында тормый. Бәлки яшьрәкләр арасыннан килеп чыгар тәвәкәлләр. Бәлки бүген балалар бакчасына йөрүчеләр арасында булыр алар...
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Мамадышлыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар
2025 елның 27 декабрендә чиратттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Мамадышның төп чыршысы утларын кабызды!
Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яраткан әкият персонажлары каршы алды. Шәһәрнең үзәк мәйданында Яңа ел тамашасы, күңелле конкурслар, дәртле уеннар һәм урман гүзәле тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау булды.
Яшьләр үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды
Яшьләр Үзәгендә күркәм һәм җылы очрашу - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды.
Мамадышта чаңгы сезонын ачтылар
Кичә Ипподромда кышкы спорт сезонын ачтылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз