Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Укытучылар китап яза
2014 елның 28 феврале, җомга
Салават Гыймранов белән Рәсимә Галиева гаять үзенчәлекле китап төзеп бастырдылар. “Йөрәк утың балкып янса...“ дип атала ул һәм туган авыллары Көек Ерыкса белән Яңа Комазаннан чыккан, анда төрле елларда укыткан мөгаллимнәргә багышлана ул.
Баксаң, йөздән артык мөгаллим чыккан икән бер гасыр эчендә генә дә шушы ике авылдан. Өчәр-дүртәр буын укытучылык белән шөгыльләнгән династияләр дә барлыкка килгән. Алар район, республика, Россия, СССР бүләкләренә лаек булганнар; күренекле җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре тәрбияләгәннәр.
Китапның авыллар тарихы белән башлануы аның эчтәлеген тагын да баетып җибәргән. Элек-электән мәгърифәткә омтылган төбәк халкы гына җәмәгатьчелеккә шундый күпсанлы күркәм шәхесләрне бирүен аңлый башлыйсың. Ленин ордены, төрле медальләр, “Татарстанның атказанган укытучысы“ Мактаулы исемнәре, “РФнең мәгариф отличнигы“ күкрәк билгеләре, РФ Президенты гранты, Мактау грамоталары, премияләр белән бүләкләнүчеләр дистәләгән икән Көек Ерыкса мәктәбендә төрле елларда укыткан мөгаллимнәр арасында. Мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары булып эшләгән күп кенә шәхесләрнең дә тормыш һәм хезмәт юлларын ачыклый алганнар. Бу китап–тынгысыз җанлы, эзләнүчән шәхесләрнең, үзләре дә мөгаллимнәр булган Салават Гыймранов белән Рәсимә Галиева авылдашларына куйган һәйкәл кебек. Дөрестән дә, аларның исемнәрен, эшләрен барлап, киләчәк буыннар өчен мәңгеләштерә ул.
Китапта Көек Ерыкса мәктәбен тәмамлап чыккан күренекле шәхесләргә дә зур урын бирелгән. Бу бүлекнең керүе мөгалимнәрнең күпьеллык хезмәтләре уңдырышлы туфракка төшүен тагын бер кат раслый. Җыентыкта укучыларның туган авылларына, мәктәпләренә, укытучыларына багышланган шигырьләреннән һәм иншаларыннан өзекләр дә бирелгән.
Йөздән артык мөгаллим һәм фоторәсем. Күпме тарих сыйган шушы бер китапка!
Вәрис Гали
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Мамадышлыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар
2025 елның 27 декабрендә чиратттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Мамадышның төп чыршысы утларын кабызды!
Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яраткан әкият персонажлары каршы алды. Шәһәрнең үзәк мәйданында Яңа ел тамашасы, күңелле конкурслар, дәртле уеннар һәм урман гүзәле тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау булды.
Яшьләр үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды
Яшьләр Үзәгендә күркәм һәм җылы очрашу - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды.
Мамадышта чаңгы сезонын ачтылар
Кичә Ипподромда кышкы спорт сезонын ачтылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз