Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Тәвәкәлләр машина ота
2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Бәхет ишелеп төште, дип юкка гына сөйләшмиләрдер. Түбән Козгынчы авылында яшәүче Рәхимҗановлар гаиләсенә дә көтмәгәндә олы сөенеч килде.
“Узган ел 30нчы декабрь көнне “Россельхозбанк“ка кредит түләргә баргач, “Вклад ач та, сюрприз от,“–дигән акция күрдек. Бераз акча бар иде, салып карыйк әле, дидек. 10нчы февральдә “УАЗ-Патриот“ машинасы отуыбыз турында хәбәр җибәрделәр. Башта ышанып бетмәдек. Аннан Мәскәүдән шалтыраттылар,“–дип сөйләде хуҗабикә Тәнзилә Рәхимҗанова. Гаиләнең машина отуын очраклылык дип кенә карарга кирәкмидер. Фермерлык белән шөгыльләнүче гаилә ул. Газинур Рәхимҗанов – чирек гасыр “Чулпан“ күмәк хуҗалыгында умартачы булып эшләгән кеше. Зәйдә урман хуҗалыгы директоры булып эшләүче абыйсы Мулланур чакыруы буенча барып, дүрт ел умарталык оештырырга ярдәм итеп кайткан. Аннан кайткач, үз умарталыгын оештырган. Өендә тоткан 20-30 баш умартадан башлаган ул эшмәкәрлеген. “Россельхозбанк“ кредитына сатып та алган. Умарталык ачарга урманнан җир бирмәгәч, башта үзләренең унике гектар пай җирләрен рәсмиләштерәләр. Анда люцерна, костер, бөртекле культуралар чәчәләр, умарталыкларын да урнаштыралар. Умарталарының баш санын 130га җиткерәләр. Эшли белгән кешегә кортлар бал табышын җыя ул. Былтыр тонна ярым бал суыртып алганнар.
–Хәзер кәрәзле бал сораучылар күп. Күбрәк рамлы бал да сатабыз,–ди Газинур. Баштарак корт пакеты да саткалаганнар. Хәзер аларга сорау кимегән. Кыш көне үз мастерскойларында улы Салават белән умарталар, рамнар ясыйлар. Былтыр, ниһаять, урманнан арендага умарталык өчен җир дә биргәннәр.
Өйләрендә күпләп маллар да асрыйлар. “Элек үгезләр тоткан идек. Хәзер тана бозаулар асрауга күчтек,“–ди Тәнзилә. Өй, маллар аның җилкәсендә. Ел саен биш-җиде баш сугымлык мал үстерәләр. Тәнзилә социаль хезмәткәр булып та эшли, авыл әбиләренә ярдәм итә.
Трактор алганда “Россельхозбанк“тан 180 мең сум кредит рәсмиләштергән булганнар. Декабрь ахырында шул кредитларын түләлргә барганнар икән. Россиядән барысы биш кеше откан машинаны. Дөньясы ялганчылар белән тулса да, бөтен җирдә дә алдамыйлар, димәк. Рәхимҗановлар сюрприз машинаны алып та кайтканнар.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Мамадышлыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар
2025 елның 27 декабрендә чиратттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Мамадышның төп чыршысы утларын кабызды!
Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яраткан әкият персонажлары каршы алды. Шәһәрнең үзәк мәйданында Яңа ел тамашасы, күңелле конкурслар, дәртле уеннар һәм урман гүзәле тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау булды.
Яшьләр үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды
Яшьләр Үзәгендә күркәм һәм җылы очрашу - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды.
Мамадышта чаңгы сезонын ачтылар
Кичә Ипподромда кышкы спорт сезонын ачтылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз