Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Бер очрашу – үзе бер гомер
2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Урта Кирмән авылы китапханәчесе Лилия Нәгыймова, мәдәният йорты, мәктәп коллективлары белән берлектә, шушы төбәктән чыккан язучылар, журналистлар, сәнгать әһелләре белән очрашу оештырды.
Ә алар шактый. Урта Кирмән урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында Татарстанның дүрт Язучылар берлеге әгъзасы бар. Алар – Шаһинур Мостафин, Нәзифә Кәримова, Әлфәт Закирҗанов һәм Вәрис Гали. Республика газета-журналларында эшләүче Кирмән төбәге егетләре һәм кызларыннан Алсу Спиридонова, Райнур Әгъләметдинов, Илнур Юнысов, Сөмбел Шәрифуллина исемнәре дә җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Урта Кирмән мәктәбе белән мәдәният йорты моннан ун ел элек яшь иҗат талантларын барлаудагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе белән бүләкләнгәннәр иде. Яшь иҗатчылар арасыннан Райнур Әгләметдинов белән Илнур Юнысов “Иделем акчарлагы“ фестиваленең гран-приен алуга да ирештеләр. Очрашуга кунак булып Татарстанның халык артисты, Идел буе федераль университеты профессоры Миңгол Галиев та кайткан иде. Аның чыгышы һәм җырлары очрашуга тагын да ямь өстәде.
Язучылар Шаһинур Мостафин, Вәрис Гали үзләренең яңа әсәрләре белән таныштырдылар, иҗат планнары турында сөйләделәр. Шаһинур әфәнденең үзе иҗат иткән “Кайтырмын мин бер“ җырын халкыбызның күренекле җырчысына әйләнеп килүче Гөлсирин Абдуллина белән башкаруын халык алкышларга күмде. Вәрис Гали шушы авыл кешеләре – сугышта сигез улын югалткан Фатыйха Әхмәдиева турында повесть төгәлләвен әйтте. Уртакирмәнлеләр Вәрис Галинең һәм Нәзифә Кәримованың кыска хикәяләрен дә сәхнәләштерделәр. Тәнкыйтәче һәм әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов Урта Кирмән мәктәбен тәмамлап кына калмаган, институттан соң хезмәт юлын анда башлап җибәргән булган.
–Күп еллар узса да, хәтирәләрнең берсе дә онытылмый. Барысын да күңел түрендә йөртәм, – диде ул.
Кунакларның барысы да сәхнәдә үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Хуҗалар Алсу Спиридонованы күптән түгел генә булып узган 50 яшьлек юбилее белән дә тәбрикләделәр. Кичәдә яшь иҗатчыларның – Урта Кирмән мәктәбе укучыларының шигырьләре дә яңгырады. Арабыздан ахирәт дөньясына күчкән җирле шагыйрә Нәкия Йосыпова сүзләренә мәктәп укытучысы Илгиз Мөхәммәтҗанов иҗат иткән “Кирмәнем“ җыры авылның гимны булып яңгырады.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Мамадышлыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар
2025 елның 27 декабрендә чиратттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Мамадышның төп чыршысы утларын кабызды!
Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яраткан әкият персонажлары каршы алды. Шәһәрнең үзәк мәйданында Яңа ел тамашасы, күңелле конкурслар, дәртле уеннар һәм урман гүзәле тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау булды.
Яшьләр үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды
Яшьләр Үзәгендә күркәм һәм җылы очрашу - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды.
Мамадышта чаңгы сезонын ачтылар
Кичә Ипподромда кышкы спорт сезонын ачтылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз