Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Түбән Ушмага файдалы тәҗрибә артыннан районыбызның авыл җирлекләре башлыклары килде
2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Түбән Ушмага файдалы тәҗрибә артыннан районыбызның авыл җирлекләре башлыклары килде. Исегезгә төшерәбез, биредә әле күптән түгел Авыл көне бәйрәмен үткәргәннәр иде. Ул чагында торак пунктта мәчет, мемориал–һәйкәл, ял паркы ачтылар. Семинарда катнашучылар әлеге үзгәрешләр белән танышты һәм башка мөһим мәсьәләләрне дә күтәрделәр.
Түбән Ушма буенча экскурсияне һава торышы кыскарта. Әмма төбәктәге иң соңгы үзгәрешләр белән җирлек башлыклары танышып чыгарга өлгерделәр. Реконструкциядән соң ачылган 110 еллык мәчет, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен куелган мемориал–һәйкәл, фонтанлы ял паркы, спорт комплексы...
“Бездә дә Мотыйгуллиннар булсын иде!”– дип шаярта катнашучылар.
Ә мәктәп бинасында башка темалар хакында сөйләштеләр. Иң элек авыл хуҗалыгы өлкәсе анализланды. Районда сөт җитештерү күләме арта бара. Хәзер иң мөһиме– ирешкәннәрне саклап калу. Киләчәктә Мамадыш сөт җыючыларының эш бүлмәләре барлыкка киләчәк. Район башлыгы Анатолий Иванов алар өчен махсус урыннарны җиһазландырырга тәкъдим итә. Беренчедән, бу заман таләбе, икенчедән, тиешле шартлар булмаганда, продукциянең сыйфатына дөрес бәя куеп булмый. Хәзерге вакытта сөтнең куелыгын ачыкларга ареометрлар ярдәм итә. Анализны да урамда алалар. Сөт җыючыларны һичьюгы түбә астына кертергә кирәк, дип искәрттеләр.
Районыбызның 7 торак пунктында урамнарның яктылыгын тәэмин итү өчен аерым линия барлыкка киләчәк. Бу яңалыкны эшлекле чарадагыларга район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов җиткерде. 2015нче елда “5нче проводны” Кече Кирмән, Югары Яке, Норма, Түбән Яке, Көек–Ерыкса, Шәдче, Яңа Комазан авылларында сузачаклар. Кирәкле материал инде кайтарылган.
Очрашу азагында авыл җирлекләре башлыклары имтихан тапшырды. Сынау компьютер грамоталылыгы белән бәйле иде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кайбер җитәкчеләр замана машинасы белән дус түгел икән. Җирлек башлыкларына махсус курслар тәмамларга тәкъдим ителде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Мамадышта телерадиотапшырулар объектларында ремонт эшләре башкарылачак
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2026 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә.
Мамадыш районы башлыгы туган телләр турында законннарның үтәлеше һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына әзерлек турындагы утырышта катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды.
Язны каршылыйбыз: парк һәм скверларны тәртипкә китерәбез
Яз килү белән безнең парклар һәм скверлар җәлеп итү үзәкләренә әверелә. Халыкның ялы уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен, районның җаваплы хезмәтләре җәмәгать урыннарын җыештыру буенча эшләрне башлап җибәрде.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Һава торышы турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз