Шәдчедәге “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернат-йорты”
2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Шәдчедәге “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернат-йорты” коллективы көннән–көн тулылана бара. Андагы клиентларның саны 40 артып китте. Учреждение караучысыз калган 70 әби–бабайны сыйдырырга сәләтле.
Төзекләндерү эшләре төгәлләнде, коллектив беренче клиентларны кабул иткәнгә дә 1 ай чамасы вакыт узган.
–Өлкәннәрнең саны артып тора. Бу йорт барлыгы 70 кешегә исәпләнгән. Әлегә без аларга, алар безгә ияләнәләр. Ә хезмәтләрнең барысы да күрсәтелә. Күнегүләр залы эшли, психолог кабул итә,– ди “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернат-йорты” директоры Гүзәл Шрыкова.
Биредә тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге ир–атлар. Өлкәннәр арасында төрле гыйбрәтле язмышлылар бар. Әмма аларны бер әйбер– бүгенге көндә тору урыннары булмау берләштерә. Мәсәлән, Зиннур Сафинны алыйк. Ул тумышы белән Удмуртиядән. 1947нче елгы. Мин яшәмәгән җир, мин эшләмәгән урын калмады,– ди.
Ул ике тапкыр гаилә корган. Беренче никахыннан улы, икенче хатыныннан 1 кыз һәм 3 малае бар икән. Икенче иптәше белән 30 ел яшәгәннәр. “Һәлакәткә очрап, 1 аякны югалтканнан соң, минем аларга кирәгем калмады. Хәзер бер малай белән генә элемтәдә торам, башкалары белән аралашмыйбыз”,– диде Зиннур Сафин.
Владимир Коханский тумышы белән Одессадан. Ул 1941нче елгы. Казанлы Валентина Шарова белән гаилә корганнар. Бүген алар бер бүлмәдә яши.
–Без Валя белән моннан 7 ел элек Югары Ослан районындагы картлар йортында таныштык. Одессада ике туган энем белән сеңлем бар. Соңгы арада хәбәрләшкән юк. Күреп торасыз бит, андагы хәлләрне,– ди Владимир Коханский.
Иптәше Валентина Шарова вакытын әрәмгә уздырмый. Кул эшләре белән мәшгуль.
–Мин үрү–чигү эшләренә журналлардан өйрәндем. Энә–җепләрне монда эшләүчеләр бирде. Хезмәт белән вакыт та тиз уза. Югары Осландагы картлар йортында минем кул эшләреннән күргәзмә дә ясадылар,– ди Валентина Шарова.
–Улым гаиләсе белән Красноярск өлкәсендә яши. Ә кызым үз–үзенә кул салды. Әмма мин моңа ышанмыйм. Кунакка гына киткән иде ул. Элек улым гаиләсендә еш кунак була идем. Соңгы барганда сүзгә килдек тә, хәзер аралашмыйбыз,– ди Тамара Неклюдова.
Дөрестән дә, нинди генә язмышлылар юк биредә. Алар махсус режим белән яши. Өлкәннәрне көнгә 4 тапкыр ашату каралган.