Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш шәһәр Советының чираттагы егерме алтынчы утырышы узды
2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Шәһәр башлыгының урынбасары Ирек Гатауллин башка эшкә күчә. Хәзерге вазыйфасын ул 1нче ноябрьгә кадәр башкарачак. Бу хакта Мамадыш шәһәр Советының чираттагы егерме алтынчы утырышында мәгълүм булды.
Утырышның көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар Мамадыш шәһәре территориясендә яшәүче гражданнардан үзара салым җыю, референдум үткәрү, төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү кебек сораулар буенча фикер алыштылар.
Узган ел Татарстан Министрлар Кабинеты гражданнардан җыелган үзарасалым акчаларын бергә дүрт пропорциясендә финанслау турында карар кабул иткән иде. Республиканың егерме алты районында җирле власть органнары референдумнар үткәреп әлеге акчаны җыюны оештырдылар. Районыбыз авылларында да узды алар. Халыктан 3 миллион 200 мең сумнан артык акча җыелып, республикадан 13 миллион сумга якын акча килде. Авылларыбызда хәзер аларның барысын да алдан сөйләшеп куйган максатларга – юллар салуга, чишмәләрне ремонтлауга, зират коймаларын тотуга, урам яктылыгына файдаланалар.
Шушындый ук референдумнар шәһәрләрдә дә үткәрергә рөхсәт ителә икән. Әлеге утырышта үзарасалым акчасы җыюны оештыру буенча референдум үткәрү мәсьәләсе каралды. Ул яңа мөселман зиратын ясап бетерүгә, православие зиратын киңәйтүгә тотылачак. Күләме авыллардагы кебек үк – 200 сум итеп билгеләнде. Ул 18 яшьләре тулганнардан гына җыелачак. Андыйлар шәһәребездә 11703 кеше. Депутатлар үзарасалым акчасын беренче төркем инвалидлардан һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан җыймаска дип карар иттеләр. Алар – 134 кеше. Акча 11569 кешедән җыелса, барысы 2 миллион 313 мең 800 сум тупланачак. Моңа Татарстан хөкүмәте 9 миллион 255 мең 200 сум өсти. Шулай итеп, безнең акчалар 11 миллион 569 мең сумга кадәр үсә.
– “Мамадыш” совхозы бистәсе ягында ясалучы яңа мөселман җиратының 675 метр коймасын тотып бетерергә, бер километр килү юлын салырга, эчендә 400 метр үзәк юлын эшләргә һәм 2-3 метр киңлектә бер километр 200 метр тротуарлар ясарга кирәк. Православие зираты зурайтыла. Анда тагын 700 метр койма тоту, үзәк юлын озынайту, тротуарларын ясау планлаштырыла, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов.
Әлеге акчаларның тотылышын салым органнары да, прокуратура да, башкалар да тикшереп торачак. Бер сумы да читкә китмәячәк,– дип хәбәр иттеләр.
Референдум 7нче декабрьгә билгеләнде. Шундый ук референдумнар Урманчы һәм Соколка авыл җирлекләрендә дә үткәрелә. Үзарасалым акчаларын нинди максатларда тотачакларын алар үзләре хәл итәчәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Мамадышта телерадиотапшырулар объектларында ремонт эшләре башкарылачак
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2026 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә.
Мамадыш районы башлыгы туган телләр турында законннарның үтәлеше һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына әзерлек турындагы утырышта катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды.
Язны каршылыйбыз: парк һәм скверларны тәртипкә китерәбез
Яз килү белән безнең парклар һәм скверлар җәлеп итү үзәкләренә әверелә. Халыкның ялы уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен, районның җаваплы хезмәтләре җәмәгать урыннарын җыештыру буенча эшләрне башлап җибәрде.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Һава торышы турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз