Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Маһиҗамал Вәлиуллинага 100 яшь тулды
2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Маһиҗамал Вәлиуллинага 100 яшь тулды. Шәдче авылында гомер кичерүче якташыбыз зур бәйрәмен күтәренке кәеф белән каршы ала. Гасыр яшьтәше булуына карамастан, әле дә күп вакытын эш белән үткәрә ул.
Тумышы белән Урта Шүләңгер авылыннан булган Маһиҗамал әби бүген дә тормыш юлын барлык нечкәлекләре белән искә ала. Кечкенәдән ятим калган, урман эше, гаилә йөген тарту... Аларны бик теләгәндә дә онытып булмый ди ветеран.
–Әтием сугышта югалды. Аннан әниебез башка кешегә кияүгә чыгып китте. Мин абый тәрбиясендә үстем. Җиңги авырта иде, шунлыктан өйдәге күп эшләр минем җилкәгә төште. Шуның өстенә урман эшенә йөрдем,– ди Маһиҗамал Вәлиуллина.
9нчы октябрь көнне аңа 100 яшь тулды. Ул әле дә көр күңелле, сәламәтлегеннән дә зарланмый. Ә озак яшәүнең сере гап–гади икән.
–Озак яшәүнең сере сабырлыкта. Артык борчылмаска, кешене тикшермәскә кирәк. Теге кеше шул әйберне алган, дип бервакытта да көнләшмәдем, байлыкка кызыкмадым. Иң мөһиме– хезмәтне яраттым. Хәзер дә эшкә биреләм дә, барлык мәшәкатьләр онытыла,– ди.
Маһиҗамал әби Шәдче авылына Һадиулла исемле кешегә тормышка чыга. Иптәше гомер буе механизатор булып эшләгән. Төбәкнең беренче комбайнчысы. Вәлиуллиннар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы 1981нче елны вафат була. Бүген Маһиҗамал әбинең 10 онык һәм 13 оныкчыгы бар.
Юбиляр хәзерге көндә кызы Наҗия апа тәрбиясендә яши.
–Әниебез турында бик җылы сүзләр генә әйтә алам. Ул безгә яхшы тәрбия бирде. Иптәшем дә, сердәшчем дә, киңәшчем дә. Өй эшләрендә булыша. Мин кайтуга ашарга пешереп куя, керләргә хәтле юа. Әни, эшләмә инде, дим, тыңламый,– ди кызы Наҗия Хәлиуллина.
Бөек Ватан сугышы ветераны тылдагы хезмәтләре өчен күп кенә медальләр, мактау грамоталарына лаек булган. Аларны бик кадерләп саклый ул. Шуларны кулга алып, истәлекләрне барласам, яшьлеккә кайткан кебек булам,– ди юбиляр!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Мамадышта телерадиотапшырулар объектларында ремонт эшләре башкарылачак
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2026 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә.
Мамадыш районы башлыгы туган телләр турында законннарның үтәлеше һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына әзерлек турындагы утырышта катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды.
Язны каршылыйбыз: парк һәм скверларны тәртипкә китерәбез
Яз килү белән безнең парклар һәм скверлар җәлеп итү үзәкләренә әверелә. Халыкның ялы уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен, районның җаваплы хезмәтләре җәмәгать урыннарын җыештыру буенча эшләрне башлап җибәрде.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Һава торышы турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз