Шушы җирлеккә кергән Югары Яке авылында һәйкәл янында ветераннарга бәйрәм оештырылды.
Безнең Усали авыл җирлегендә 1 сугыш ветераны, 64 сугыш һәм тыл ветераны яши.
Иван Иванов истәлегенә багышланган футбол турниры ике көн буе дәвам итте. Әлеге легендар шәхеснең арабыздан киткәненә дә 4 ел вакыт узган. Якты дөнья белән саубуллашканда аңа нибары 56 яшь иде. Район башлыгы Анатолий Иванов абыйсы хакында: “Ул үзен яраткан эшенә багышлады”,– дип искә алды.
1 май бәйрәмнәренә кадәр Кече Кирмән авыл җирлеге коллективы, мәдәният йорты, медпункт, почта хезмәткәрләре өмәләр оештырдылар.
Югары Ушмы авыл китапханәсенең китап сөючеләре район мәдәният йортында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап уздырылган шигырь конкурсында катнашты.
Бүген Мамадышта Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәтне бетерүдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә митинг узды. “Тыныч атом” һәйкәле янәшәсендә оештырылган чара һәлакәтнең 30 еллыгына багышлана.
21 нче апрельдә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә безнең хезмәткәрләр авыру балаларга ярдәм итәр өчен бишенче канал һәм “Русфонд” алып бара торган смс-ярдәм акциясендә катнаштылар.
2016 елның 22 апрель көнне Мамадыш районында Рафаэль һәм Роно Габдрахмановлар гаиләсе гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде 50 ел гомер үтеп киткән.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре якын-тирә территориянең чисталыгына һәм матурлыгына зур игътибар бирә. Шул сәбәпле шәһәрне чистарту өмәсендә даими катнаша. Беренче язгы гомүмшәһәр чистарту өмәсе 22 апрель көнне Бөтендөнья Җир көнендә оештырылды.
Районның алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны Халыкара гаилә көнендә тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнеп бара.