14 нче апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре район Советы һәм Башкарма комитеты “Мамадыш зажигает звезды”дип исемләнгән йомгаклау концертында катнашты.
Бүген шәһәребездәге мәдәният йортында кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен семинар-киңәшмә үткәрделәр.
9-апрель көнне, “Язның мәрхәмәтлелек атнасы”акциясе нигезендә, Шәдче авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, сәнгать осталары, Шәдче авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
6-апрель көнне Шәдче авылы мәдәният йортында “Мамадышым илһам чишмәсе”дип исемләнгән кичә булып узды.
Татарстанның Югары Ослан мөхтәсибәтендә ТР МДНнең күчмә пленум утырышы үткәрелде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган җыелышта мөфтинең урынбасарлары, барлык имам-мөхтәсибләр,шул исәптән Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, шулай ук мәдрәсә җитәкчеләре, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы, Аксакаллар шурасы әгъзалары катнашты.
Район мәдәният йортының спорт залында көн буена кызу ярыш барды – биредә өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды.
Электрчылар волейбол уйнады. Мамадышта “Челтәр компаниясе“ ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга электр челтәрләре предприятиеләре арасында әлеге спорт төреннән финал ярышларын уздырдылар.
Белем бирү оешмаларындагы хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында узучы республика конкурсының район этабын үткәрделәр. Бәйгенең финал өлешендә 5 команда катнаша.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы шимбә өмәләре һәм табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашучылар өчен бәйге игълан итте.
Боларга тракторлар һәм прицеплар, экскаватор, погрузчик, грейдер, скрепер, катоклар, кар көрәү машиналары, квадроцикллар һәм башка үзйөрешле техника керә. Мамадыш районы һәм шәһәрендә барлыгы шундый 1604 берәмлек техника теркәлгән.