Районның алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны Халыкара гаилә көнендә тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнеп бара.
Бу зур масштаблы чараны уздыру буенча гыйнвар аеннан бирле бик актив эш алып барыла. Күп кенә район оешмалары- ГХАТ бүлеге, РОНО, Культура бүлеге һәм шулай ук безнең яратып укый торган район газетабыз “Нөкрат(Вятка)” катнаша. Район газетабыз “Гаилә” дип исемләнгән рубрика алып бара башладылар. Мәсәлән, газетаның бер санында безгә районыбызның Түбән Ушмы авылыннан хөрмәтле “Алтын” юбилярларлары Ибраһимовлар гаиләсе белән танышырга тәкъдим ителде. Аларның тормышлары, нинди авырлыклар аша узганнары, 50 ел бергә тату яшәүнең серләре һәм районыбызның башка хөрмәтле гаиләләре турында укырга мөмкинлек бирелде. Мондый кирәкле һәм кызыклы басмалар ел дәвамында газета битләрендә чыгып барачак.