1 май бәйрәмнәренә кадәр Кече Кирмән авыл җирлеге коллективы, мәдәният йорты, медпункт, почта хезмәткәрләре өмәләр оештырдылар. Мәдәният йорты территориясен, һәйкәл яннарын чистарттылар, акшарладылар, чүбен арбага төяп түктеләр, чәчәкләр утырттылар. Мәктәп коллективы үз территорияләрен, барлык шәхси хуҗалыклар да капка төпләрен чистарттылар.Территорияләр, капка төпләре яшәреп, матурланып китте. Алга таба да өмәләр дәвам итәчәк.