Кече Кирмән авыл җирлегендә 9 май бәйрәмнәренә старт бирелде.

2016 елның 7 мае, шимбә

6 май көнне Кече Кирмән авыл җирлегендә 9 май бәйрәмнәренә старт бирелде. Шушы җирлеккә кергән Югары Яке авылында һәйкәл янында ветераннарга бәйрәм оештырылды. Югары Якедә бүгенге көндә 10 тыл ветераны яши. Ветераннар хөрмәтенә мәктәп укучылары монтаж әзерләгәннәр. Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Газинур Миассарович ветераннарны Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән котлады, бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында тәмамланды.

Авыл җирлегендәге башка авылларда бәйрәм чаралары 7 май көнне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International