Алтын юбилярлар

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

  2016 елның 22 апрель көнне Мамадыш районында Рафаэль һәм Роно Габдрахмановлар гаиләсе гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннәргә дә инде 50 ел гомер үтеп киткән. Аларны шушы матур вакыйга белән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлап һәм гомер бәйрәмнәрен 14 май көнне  район Мәдәният йортында халыкара Гаилә көнендә бергә уздырырга чакырунамә тапшырдылар.

    Бер-берсенә булган җы­лы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Габдрахмановларның алдагы көннә­рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International