Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре якын-тирә территориянең чисталыгына һәм матурлыгына зур игътибар бирә. Шул сәбәпле шәһәрне чистарту өмәсендә даими катнаша. Беренче язгы гомүмшәһәр чистарту өмәсе 22 апрель көнне Бөтендөнья Җир көнендә оештырылды.
Тиздән Тантаналар сарае территориясен искиткеч матур чәчәкләр биләп алачак. Булачак ландшафт дизайны буенча коллективта кызу әңгәмә бара, чөнки озакламый якын-тирә территорияне бизәү буенча район смотр-конкурсы старт ала.