Усали авыл җирлегендә.

2016 елның 6 мае, җомга

Безнең Усали авыл җирлегендә 1 сугыш ветераны,   64 сугыш һәм тыл   ветераны яши.

Җиңүнең 71 еллыгын  бәйрәм иткәндә һәр ветеран белән очрашып, аларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр бирәбез. Алар Һәрдаим игътибар үзәгендә, ләкин 9 Май көннәре якынлашканда аларның күңелләре тагын да нечкәрә, кайгылы сугыш хәтирәләре яңара.

Усали авылында яшәүче Фатыйма апа  Бикмурзина гомер буе алны-ялны белмичә Бөек Җиңүне якынайткан хезмәт кешесе. Шулай ук  Файзутдинова  Зәйнәпбикә апа да гомер буе авыр хезмәттә бар саулыгын югалткан кеше. 1төркем инвалид булуына карамастан, ул шушы көненә сөенеп, җитәкчеләребезгә  зур  рәхмәтләрен җиткереп гомер кичерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International