Бүген юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар ЮХИДИ тарафыннан административ җаваплылыкка тартылгач, штраф түләүнең билгеле бер вакыты барлыгын, шул вакыттан чыксаң, сумманың күпкә артачагын оныталар. Шуңа күрә алар РФ КоАПның 32.2нче маддәсенең 1нче өлешен исләреннән чыгармасыннар иде. Анда акка кара белән: административ җаваплылыкка тартылган затның административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәч, алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш, дип язылган.
1990-2000нче елларда ябылган предприятиеләрнең эш-хезмәт документлары архивларда булмау проблемасы белән күпләр очраша. Шул оешмаларда эшләгән халык хәзер үзләренең стажларын һәм хезмәт хакларының күләмен раслый алмыйлар. Ә бу, үз чиратында, лаеклы пенсия түләнми дигән сүз.
Автовокзаллар ике дәүләт телендә эшләргә тиеш. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында телләр турында закон үтәлешенә багышланган утырышта Татарстан Премьерминистры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте. Биредә ул 2018нче елда республиканың дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап тотты.
Сишәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы Анатолий Иванов, аның беренче урынбасары Ришат Сәмигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов авыл җирлекләре башлыклары, шәхси хуҗалыкларын үстерүгә ниятләгән райондашларыбыз белән очрашты. Сөйләшүдә авылларда шәхси хуҗалыкларны үстерү, үзара салым акчалары җыю һәм башка мәсьәләләр каралды.
Чит ил гражданинын ялган юл белән миграция исәбенә куйган ир штраф түлиячәк.
Эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин инициативасы белән мини-футбол буенча мәктәп укучылары арасында уздырыла торган турнирның географиясе елдан-ел киңәя.
Шундый әйтем бар: “Тормыш алтмыштан узгач кына башлана”. Кичә Илдус Маликовка 61 яшь тулды һәм шул көнне аның кышкы суда йөзү буенча дөнья рекорды теркәлде.
Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә.