Җитәкченең намусын архивлар күрсәтә.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүен сорап, район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхимовага мөрәҗәгать иттек. “Без төбәгебездәге 43 оешма белән тыгыз хезмәттәшлектә торабыз”, – дип башлады ул сүзен. Шушы дүрт дистәдән артык коллективның 36сы – муниципаль учреждениеләр, 4се республика, икесе федераль дәрәҗәдәге дәүләт оешмалары һәм берсе дәүләтнеке булмаган җәмгыять – район кулланучылар берлеге. “Алар һәркайсы график нигезендә безгә тиешле документларны алып килә, без аларны эшкәртәбез, базага кертәбез. Мәсәлән, муниципаль оешмаларга – һәр биш ел саен, республика дәрәҗәсендәгеләргә ун елга бер мәртәбә, федералларга 15 елдан документлар китерергә кирәк. Шушы срок тулганчы барлык рәсми кәгазьләр дә аларның үзләрендә саклана. Бердән-бер үтенеч, вакытлыча саклау урыннары тиешле таләпләргә җавап бирсен иде. Документларны кояш нурлары һәм яктылык төшүдән, дымлылыктан саклау зарур. Алар янына бары тик җаваплы кешеләр генә кереп йөри алырга тиеш”, – ди Алсу Рәхимова. Аның искәртүенчә, ябылган оешмаларның үз вакытында тапшырылмаган документларын эзләү элеккечә актуаль мәсьәлә. “Элегрәк елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан барлык учреждениеләр дә мәҗбүри рәвештә архивка документлар җыелмасы тапшыра иделәр. Ул үз эченә җәмгыятьнең ачылуы һәм ябылуы турындагы рәсми кәгазьләрне, ведомостьларны, хезмәткәрне эшкә алу яки эш урыныннан азат итү турындагы боерыкларны, ташламалы категория гражданнар булса, алар хакында мәгълүматларны, отпуск яллары боерыкларын ала. Ә хәзерге вакытта бик сирәкләр генә болай эшли”, – ди әңгәмәдәшем. Моңа мисал итеп, архивларга мөрәҗәгать итүчеләр арасында уңай җавап ала алмаучыларны китерергә кирәк. Кешеләр ничә еллар дәвамында билгеле бер оешмада эшләгән. Ә ул ябылгач, җитәкчесе документларын архивка китерми һәм барлык кыйммәтле мәгълүматлар юкка чыга. Моның белән беррәттән, пенсиягә чыкканда анда хезмәт куйган гражданнар стажлары, хезмәт хакы күләмнәре буенча өстәмә кыенлыклар белән очрашачак. “Җитәкчеләрнең ни кадәрле намуслы булуларын күрсәтә торган факт бу”, – ди Алсу Рәхимова. Алга таба эшмәкәрләрне оешмалар бетә калган очракта документларын архивка саклауга тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр. Бу хакта республика Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International