Утырышта искәртүләренчә, бүгенге көндә автовокзалларда татар телендә мәгълүмат бик аз бирелә. Районыбызда әлеге юнәлештә эш ни дәрәҗәдә оештырылган соң? Шушы сорауга җавап табу максатыннан “Транспорт” ҖЧҖндә булып кайттым. Язмага бераз ачыклык кертәм: элекке АТП оешмасы хәзер әнә шулай атала. Коллективның төп базасы автовокзал бинасында урнашкан. Узган елның җәендә фасад өлешен матурлап тышлаганнар. Утырту мәйданында идеаль чисталык. Автобусларны көтү залы матур гөлләр белән бизәлгән, утыргычлар куелган, телевизор эшләп тора. Кыскасы, кунакчыл йорт кебек. Биредә предприятие тарихы музее да урнаштырылган, барлык диварларны ветераннар һәм җитештерү алдынгыларының портретлары, истәлекле фоторәсемнәр, коллектив бүләкләре, шулай ук документлар һәм сувенирлар белән тулган витриналар бизи. Шушы матурлыкка таң калып йөргәндә, янәшәмә “Транспорт” ҖЧҖ баш бухгалтеры Тәнзилә Галимова килеп басты. Аңа нинди максаттан йөрүемне аңлатам. “Дәүләт телләре турындагы зоконны үтәүгә җитди карыйбыз. Көтү залында халык бар икән, кассирыбыз татар һәм рус телләрендә микрофон аша маршрутлар, аларның вакытларын даими хәбәр итеп тора. Бүгенге көндә шәһәрара – ике, шәһәр янына өч маршрут эшли. Шәһәр эчендәге ике маршрутка көн саен 6 автобус чыга. Аларның һәркайсында динамикадан тукталышларның исеме, мөһим мәгълүматлар шулай ук татар һәм рус телләрендә әйтелеп барыла”, – дип сөйләде Тәнзилә Галимова. Ләкин җәмгыятьтә дәүләт телләре турындагы закон 100 процент үтәлә дип әйтеп булмый. Автовокзал бинасының фасад өлешендә “Диспетчерская служба”, “ООО “Транспорт” дип рус телләрендә генә язылган. Эш вакыты хакында мәгълүмат ике телдә дә бар, ә эш көннәре шулай ук русча гына бирелә. Автобуслар хәрәкәте расписаниесе, кулланучы почмагы, мәгълүмат стенды, бүлмәләр исемнәре, касса янындагы белешмәләр арасында да татарча язу күрмәдем. “Транспорт министрлыгы автовокзалларда дәүләт телләре турындагы законны үтәү мәсьәләсен контрольдә тота. Иң мөһиме – аның тормышка ашырылуына ирешү”, – дип белдергән иде ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев язма башында әйтелгән утырышта.