Чит ил гражданинын ялган юл белән миграция исәбенә куйган ир штраф түлиячәк. Мамадыш районы прокуратурасы Х.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табыла (Россия Федерациясенә килгән чит ил гражданинын ялган юл белән исәпкә кую). Суд хөкем ителүченең үз теркәү урыны буенча Таҗикстан Республикасының 1 гражданинын исәпкә куюын билгеләгән. Әмма фактта чит ил кешесе теркәлү урыны буенча яшәмәгән, ә Х. үзе аны вакытлыча урнаштыру өчен торак бирергә җыенмаган. Суд утырышында гаепләнүче үзенең гаебен таныган, кылган адымы өчен үкенүен белдергән. Мамадыш районының 1нче санлы суд участогы җәмәгать суды дәүләт гаепләвен исәпкә алып, хөкем ителүчене әлеге җинаять кылуда гаепле, дип таный һәм гаепләнүченең шәхесен һәм тәүбә итүен исәпкә алып, 15 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.