Кыюлар сафы ишәя.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Эшләргә максаты булганнарны дәүләт бары тик хуплый. Авыл кешесен дәртләндерү чаралары булган күп кенә программалар эшли бездә. Ныклы карарга килеп, эшеңне җәелдерү турында уйларга гына кирәк. Андыйлар районыбызда җитәрлек. Бүгенге көндә төбәгебездә 160ка якын кеше кече фермалар төзеп, ихаталарында 5 һәм 8әр савым сыер асрыйлар. Районыбызда шәхси хуҗалыкларында уңышлы эшләп килүчеләр үрнәгенә иярергә теләүчеләр санының ишәюен дә игътибардан читтә калдырмаска кирәк. Очрашуга гаилә фермаларын төзергә теләкләрен белдергән 40ка якын кеше килгән иде. Шунысы сөендерә, андыйлар барлык авыл җирлекләрендә дә диярлек бар икән. Ришат Сәмигуллин белдергәнчә, бу яктан Омар, Отарка, Түбән Шүләңгер һәм Соколка авыл җирлекләрендә әлегә сүлпәнлек сизелә. Элек җиң сызганып шәхси хуҗалыкларында савым сыерлар санын биш башка җиткерүчеләргә дәүләт – 120 мең, сигез башка җиткерүчеләргә 200 мең сум акча бирсә, хәзер әлеге суммалар 200 мең һәм 400 мең сум тәшкил итәләр. Эшне башлап җибәрү өчен начар суммалар түгел бу. Район җитәкчелеге төзелеш өчен кулдан килгәнчә ярдәм иткәндә, курыкмыйча эшкә тотынырга була. Моның өчен авыл җирлекләре дә шәхси хуҗалыкларын киңәйтергә теләк белдергәннәргә документларны рәсмиләштерүдә һәм башка ярдәмнәрен күрсәтергә тиешләр. Җыелышта үзарасалым акчасы җыю турында да сүз алып барылды. Бүген авылларда яшәүчеләр бу программаның файдасын сизмичә калмадылар. Моңа бәйле программа гамәлгә кертелгәннән бирле авылларда шактый эшләр башкарылды: зиратлар рәтләнде, су башнялары әйләндереп алынды, урамнар икенче төсмер алдылар, чишмәләргә ямь өстәлде, урамнарны энергиясаклагыч фонарьлар яктырта һәм башка эшләр. Мәгълүм булганча, халыктан үзарасалым акчасын җыю 28нче мартта төгәлләнергә тиеш. Ришат Робертович әйтүенчә, район буенча тиешле сумманың 85 проценты җыелган инде. Бу юнәлештә Урманчы, Красная Горка, Соколка авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең күрсәткече түбәнрәк. Үзарасалым акчасының күп өлеше 27 авыл җирлегендә урамнарны рәтләргә юнәлдереләчәк, 14 авыл җирлегендә су белән бәйле эшләргә тотылачак. Агымдагы елда ун авыл җирлегендә иске су башнялары яңаларына алыштырылачак. Республикадагы “Чиста су” программасы буенча Җөри, Зур Шыя һәм Түбән Тәкәнеш авылларында яңа линияләр сузылачак. Җыелышта кайбер төбәкләрдә эчә торган су белән тәэмин итүче объектларны рәсмиләштерүне тизләтергә кирәклеге дә ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International