Беркем дә буш китмәде.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Быел бәйгеләргә Кукмара районының Манзарас авылындагы урта мәктәп укучылары да килгән иде. Ярышлар Түбән Ушмада “Дуслык” спорт комплексы пәйда булганчы, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында узды. Быел “Дуслык” шул исемдәге кубокка турнирны алтынчы тапкыр кабул итте. Катнашырга теләк белдерүчеләр күп булу сәбәпле, хәзер бәйгеләр ике көн дәвам итә. Узган атна шимбәсендә спорт комплексы шәһәр, Красная Горка, Түбән Ушма, Түбән Тәкәнеш, Шәдче, Көек - Ерыкса һәм Манзарас белем бирү учреждениеләрендә укучы 2004-2005нче елларда туган яшүсмерләрне кабул итте. Командалар ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Һәр төркемдә беренчеикенче урыннарны яулаган коллективлар ярымфиналда очрашты. Беренчесендә Түбән Ушма футзалчылары шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп командасын 4:0 исәбе белән бирелдереп, финалга узса, икенче парда шәһәрдәге 2нче санлы лицей уенчылары Красная Горка командасын 7:3 исәбе белән отып, шундый ук бәхеткә ия булды. Өченче урын өчен булган очрашуда краснаягоркалылар 4нче санлы мәктәп укучыларын бирелдерделәр. Финалда исә лицей футзалчылары түбәнушмалыларны җиңеп, турнирны оттылар. Бу уеннар нәтиҗәләре буенча Артур Әхмәтов (Түбән Ушма) – иң яхшы капкачы, Илья Кузнецов (Красная Горка) – сакчы, Никита Генералов (4нче санлы мәктәп) – уенчы, Нияз Аппаков (2нче санлы лицей) туп кертүче, дип танылдылар. Икенче көнне “Дуслык”ка авыл мәктәпләреннән 13 җыелма команда килде. Алар арасындагы очрашулар да киеренке барды. Нәтиҗәдә, Красная Горка, Түбән Ушма һәм Җәнлек совхозы командалары беренче-өченче урыннарны бүлештеләр. Авыл уенчылары арасында Красная Горка мәктәбеннән Булат Минһаҗев – иң яхшы капкачы, Андрей Салмин – һөҗүмче, Түбән Ушмадан Инсаф Ганиев – уенчы, Роберт Воробьев иң күп туп кертүче, Җәнлек совхозы командасыннан Камил Вәлиев иң яхшы сакчы исемнәренә лаек булдылар. Алар махсус бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җиңүче һәм призлы урыннарны алган командалар саллы кубоклар, сигезәр, җидешәр һәм бишәр мең сум акча белән кайтып киттеләр. Моннан тыш һәр уенчыга футболкалар, катнашкан командаларга планшетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International