Штрафны вакытында түлик.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Әгәр син штраф түләргә “онытып” йөрисең икән, аның күләме ике мәртәбә арта, әмма аның суммасы 1000 сумнан ким булмый, яисә кешегә 15 тәүлеккә административ арест салына, тагын бер җәза – ул мәҗбүри рәвештә дәүләт файдасына эшләячәк. Чит илгә машина белән чыгарга ниятләгәнең икән, иң беренче булып түләнмәгән штрафның барлыгын - юклыгын тикшерергә онытмаска кирәк. Вакытлыча транспорт чарасы белән идарә итү дә тыела. Транспорт чарасы белән вакытлыча идарә итүне бозган кеше шулай ук 50 сәгать мәҗбүри эшкә тартылырга, яисә махсус таныклыгыннан бер елгача мәхрүм калырга мөмкин. Бурычны кайтаруның тагын бер формасын истән чыгармыйк: транспорт чарасына арест салынып, ул сатылырга һәм акчасы аның хуҗасының штрафын түләргә тотылуы ихтимал. Шуңа күрә КоАПның 12нче бүлегенең 32.2нче маддәсенең 1.3нче өлешендәге мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Аның нигезендә административ штраф түләү турындагы карар үз көченә кергәннән соң аны егерме көн эчендә түләсәң, сумманың яртысы гына кесәдән чыгачак. Дөрес, монда нинди административ хокук бозылуны истән чыгармаска кирәк. Әгәр штраф билгеләү турындагы карар аны чыгаручы судья, тиешле орган, җаваплы зат тарафыннан кичектерелә икән, штраф тулысынча түләнә. Бүгенге технологияләр заманында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматларны оператив төстә электрон почта аша алырга була. Карарларның күчермәләрен аның аша алу автомобиль хуҗаларына түләнмәгән штрафлар турында он-лайн режимда белергә мөмкинлек бирә. Бу очракта сумманың яртысын гына түләү ихтималы да арта. Транспорт чарасы хуҗасы турындагы мәгълүматларны билгеле бер формадагы гаризаны тутырып һәм аңа кул куеп җибәрергә була. Аның бланкы www.gibdd. tatarstan.ruның “В помощь водителю” бүлегендә бар, аннары аны РФ ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә (адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 5нче йорт, 1-10нчы кабинет) теләсә нинди ысул белән җибәрергә мөмкин. ИНН һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык күчермәләре белән. Административ штрафлар һәм аларны түләү турындагы мәгълүматларны www. gibdd.ru, www.gosuslugi. ru, www.uslugi.tatarstan. ru сайтларын файдаланып, яисә “Автоплатеж” хезмәт күрсәтүгә шәхси кабинет ярдәмендә алырга мөмкин. Штрафны ГИС ГМП белән бергә эш итүче кредит учреждениесендә түләргә була. Физик затлар дәлилләнгән түләүнең уникаль идентификаторын (ТУИ) һәм штрафны алучының, юридик затлар исә, ТУИ һәм һәр административ хокук бозуның аерым реквизитларын күрсәтергә тиешләр. Акча түләнеп, ул тиешле адресатка барып ирешкәнме икәнлеген белү өчен ике-өч көн саен тикшереп тору комачау итмәс. Түләнгән акча чагылмый икән, аны түләгән банкка мөрәҗәгать итегез. Кредит учреждениесендә проблеманы хәл итеп булмаса, РФ ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать итү проблеманы чишәргә ярдәм итмичә калмаячак. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе штраф түләгәнлек турындагы мәгълүматларны тикшергәндә ике ай вакыт узса, КоАПның 22.25 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелергә һәм башкарма документның суд приставы-башкаручысына җибәрелү ихтималы барлыгын ассызыклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International