Салкын суда – бер тәүлек

2019 елның 26 марты, сишәмбе

25нче мартның 12 сәгатеннән алып 26нчы мартның 12 сәгатенәчә аквайс (кышын суда йөзү) буенча дүрт мәртәбә дөнья чемпионы Илдус Мирза улы Маликов Соколка авылындагы ял базасы буасында кышкы йөзү уздырды. Аның тарафыннан суда булу буенча (380 минут), суга йөзеп керү (57 тапкыр), гомуми ераклык (8050 метр) дөнья рекорды куелды. Болар барысы да һава температурасы – Цельсий буенча минус 1 градус булганда эшләнде. Бу турыда аңа оештыру комитеты рәисе, “Татарстан Республикасы аксакаллары шурасы” рәисе Рәүф Ибраһимов, ярышларның баш хөкемдары, Көнъяк-Көнчыгыш туристик компаниясенең генераль директоры Марс Хаҗиев имзалаган сертификат тапшырылды. Әлмәт “моржы”ның кышкы йөзүе Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүгә – 75, ТАССР оешуга – 100, Мамадышка шәһәр статусы бирелүгә – 238 патшабикә Сөембикә тууга 500 еллар тулуга багышланган иде. Безнең чемпион Әлмәт шәһәрендә яши. Ул күп кенә халыкара бәйгеләрдә катнашкан. Шул исәптән Кытайның Харбин шәһәрендә узган алтынчы Азия уеннарында 300 метрлы дистанциядә җиңү яулый. Байкалда, Селенгта, Ангарада барысы алты сәгать булып, рекорд куя. –2009нчы елда Илдус Мирзоевич Кытайда “Тимер кеше” номинациясендә дөнья чемпионы булды, – ди хөкемдар Фәрит Зәкиев. –Андагы ярышлар чыдамлылыкка багышланган иде. Ул 28 градус салкынлыкта, бер плавкида гына атта 1,5 километр ара узды, салкын суда 300 метр йөзде, яланаяк 5 километрга йөгерде һәм җиңеп чыкты. Шуның белән нәкъ менә бездә “тимер” холыклы һәм чыдамлы кешеләр яшәгәнлекне раслап, Татарстаныбызны данлады. Үзенең карьерасын тәмамлап ул кышкы йөзүне нигә Соколкада уздырырга булган соң? Моның сәбәбе гади: тормыш иптәше Саҗидә ханым тумышы белән шушы яклардан. Үзенең спорт уңышларыннан тыш Илдус Мирза улы ТР Аксакаллар советының Әлмәттәге аксакаллар шурасы рәисе булып тора. Ул шул ук вакытта үзе яши торган районның Салкын Алан авылындагы “Хикмәт” мәчетенең оештыручыимамы да. Улы Илназ белән оныгы Марат та аквайс белән шөгыльләнәләр. Бер тәүлек эчендә һәр алты минутлык йөзүдән соң ул 15 минут саунада ял итте. Җанатарлар төркеме “морж”ның хәле белән даими кызыксынып тордылар. Уникаль спортчының кышкы йөзүен ачу тантанасында аны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, “Лагуна” йөзү бассейны йөзүчеләре, Соколка мәктәбе укучылары тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International