ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

«Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2024 елның 29 маенда 10-14 сәгатьләрдә мәгариф мәсьәләләре буенча «хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү, җәйге ял оештыру һ. б.).

Түләүсез юридик ярдәм - сезнең законлы хокукыгыз!


21
май, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш шәһәренең Азык - төлек кибетләре хезмәткәрләре белән Россиядә азык-төлекне дистанцион ысул белән сату үзенчәлекләрен белү буенча семинар-уку үткәрделәр.

Мамадышта универсаль спорт залы төзелеше дәвам итә. Ул 2025 елның көзендә ачылыр дип көтелә. Шәһәрнең 1 нче мәктәбе янындагы ике катлы бинаны төзү «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында, Мамадышның «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»федераль программасында җиңүе нәтиҗәсендә башланды. Өске катта тренажер залы, аскы катта универсаль спорт залы урнашыр дип планлаштырыла.

Мамадыш районынның Зур Шыя авылында 15 нче июньдә Республика күләмендә мари халкының "Семык" бәйрәме узачак.

Район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте терапия бүлеген капиталь ремонтлауның башлануын күрсәтүче фотолар бастырды. Исегезгә төшерәбез, быел март аенда медицина учреждениесе яңа иркен вестибюльгә ия булды, поликлиника блогында уңайлы көтү зонасы, картотека, гардероб һәм кафе барлыкка килде, ә бина фасадында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты символикасы пәйда булды. Күптән түгел хирургия бүлегендә капиталь ремонт тәмамланды.

Мамадышта Чапаев һәм октябрьнең 18 еллыгы урамнарын автомобиль күпере тоташтырачак. Ул 2025 елның җә ахырына кадәр төзелеп бетер дип көтелә. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитетында хәбәр иттеләр.Күпер кичүенең озынлыгы - 52 метр, киңлеге тротуар зонасын исәпкә алып - 12 метрга якын. 


20
май, 2024 ел
дүшәмбе

20224 елның 21 маенда 13.00-21.00 сәг. аралыгында һава торышы үзгәрү мөмкинлеге турында.

Ата-аналар баланың сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртырга, аның иминлеген тәэмин итәргә, аның өчен җаваплылык тотарга, шулай ук бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга тиеш.

Район прокуратурасы аңлатканча, 2023 елның 31 июлендәге 398-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Җинаять кодексына  “Объектларның (территорияләрнең) террорчылыкка каршы яклануына таләпләрне бозу” дигән яңа 217.3 статья кертелгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International