Мамадыш районының 15 авыл җирлегенә кышкы чорда юлларга хезмәт күрсәтүче тракторлар өчен көйләнә торган трактор көрәкләре тапшырылды. Узган кыш юлларда кар көртләрен чистарту бик авырга туры килгән иде. Кирәкле техниканың аз булуы, тракторлар өчен көрәкләрнең искерүе, тракторларда эшләү өчен механизаторларның җитмәве аркасында туктаусыз яуган карга каршы көрәш җитди сынауга әверелгән иде.
«ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе «Татарстан Республикасының Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы башлануы турында игълан итә.
Мамадыш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2025 елда дөньяга килгән беренче бала теркәлгән. Ул - Рәхимовлар гаиләсендә өченче бала булып туган Рәхимов Айназ Ленар улы.
Ватанны саклаучылар елын аның төп геройлары турындагы мәгъүмат белән башлыйбыз. Район башлыгы Вадим Никитин бүген махсус хәрби операциядә катнашучы тагын бер хәрби хезмәткәргә рәхмәт белдерде. Айнур 2024 елның җәеннән махсус хәрби операциядә катнаша, ялга Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кайта. Ватанны саклау өчен ул вакытлыча яхшы эшен калдырып торырга карар иткән. Өйдә аны әти-әнисе, хатыны көтә.
Киләсе елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат индексацияли башлаячак. Димәк, эшләү яисә эштән туктау фактына бәйсез рәвештә пенсия алучыларның барысының пенсияләре артачак. Әмма әлеге факт түләүләрнең арту күләменә турыдан-туры бәйле.
Район башлыгы Вадим Никитин махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге сабый балалаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады
Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына керә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак.
Татарстан Республикасында 47 700 эшләүче ата-ана яшь ярымга кадәр бала карау буенча ялда булу чорында айлык пособие дә ала. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге әлеге максатларга 2 млрд. сумнан артык акча юнәлтте.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясендә катнашты. Аны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясенең XIX съезды ачылыр алдыннан үткәрделәр.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы РФ Хөкүмәтенең 27.04.2024 № 550 карары белән калдыкларны чиктән тыш күчерү кагыйдәләре раслануын аңлата.
Кагыйдәләр калдыкларны Россия Федерациясе территориясенә калдыкларны аның территориясеннән экологик яктан имин файдалану һәм алып китү, шулай ук Россия Федерациясе территориясе буенча калдыкларны транзитлаштыру максатларында кертү тәртибен билгели.