ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мамадыш муниципаль районының  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең күчмә утырышы М.М.Юнысов КФХ да узды, анда агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләр дә чакырылган иде.

Районның белем бирү оешмаларының 979 укучысы бушлай ял итү, күңел ачу һәм башка учреждениеләргә бару хокукы бирә торган бердәм шәхси билеттан файдалануларын дәвам итә. Район башлыгы Анатолий Иванов карары нигезендә, бу документны күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган , физик мөмкинлекләре чикләнгән һәр бала алырга тиеш.

Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 14 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

28 апрельне Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәт саклау көне дип игълан итте. Аның башкача исеме дә бар - Бөтендөнья эш урынында куркынычсызлык һәм сәламәтлек көне.

Юкәче авыл клубында өстәл теннисы һәм бильярд сөючеләр арасында ярышлар узды.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Мамадышлыларны булачак экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркы территориясен төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышуга чакыралар. Чара 15 апрельдә 15.00 сәгатьтән 17.30 сәгатьләр аралыгында шәһәребезнең академик К.Ә. Вәлиев исемендәге лицейда узачак.

Ишегалдында яз. Индивидуаль һәм кабатланмас кием кияргә яратучыларны турыдан-туры юл ательега алып бара. Кием дизайны аша үз-үзеңне күрсәтү идеясы безгә кадәр дә булган, безнең көннәрдә дә дәвам итә, мең елдан соң да шулай булачак. Кием-салым һәрвакыт аның иясенең статусын һәм җәмгыятьтәге урынын символлаштыра.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә. Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International