Бүген Мамадыш муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең күчмә утырышы узды

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Мамадыш муниципаль районының  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең күчмә утырышы М.М.Юнысов КФХ да узды, анда агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләр дә чакырылган иде.

Карала торган сорауларның берсе «Язгы-кыр эшләре чорында пестицидлар һәм агрохимикатларны хәвефсез куллану турында»ииде. Бу турыда  Мамадыш муниципаль районының хезмәтне саклау буенча корсовет әгъзасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге консультанты Рамил Якупов  сөйләде .

    Үзенең чыгышында ул шулай ук язгы кыр эшләрен  башкаруда хезмәтне саклау буенча кагыйдәләрне һәм инструкцияләрне төгәл үтәү, трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналарында эшләгәндә бәхетсезлек очракларын кисәтүнең мөһим шарты булуын билгеләп үтте. Һәр механизатор шуны истә тотарга тиеш: хезмәтне саклау кагыйдәләрен, инструкцияләрне яисә теге яки бу эшне башкарганда дөрес булмаган алымнарны аз гына бозу да һәлакәткә генә түгел, бәхетсезлеккә дә китерергә мөмкин.

Барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чараларны тормышка ашыруда актив катнашырга тиеш, шул исәптән хезмәткәрләрне эшләрне куркынычсыз башкару алымнарына өйрәтүне оештыру буенча да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International