Район мәгариф оешмаларының 979 укучысы бердәм шәхси ташламалы билеттан файдалануын дәвам итә

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Районның белем бирү оешмаларының 979 укучысы бушлай ял итү, күңел ачу һәм башка учреждениеләргә бару хокукы бирә торган бердәм шәхси билеттан файдалануларын дәвам итә. Район башлыгы Анатолий Иванов карары нигезендә, бу документны күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган , физик мөмкинлекләре чикләнгән һәр бала алырга тиеш.

 Әлеге билетка ия булучы  категорияә тренажер залына, «Олимп» спорт сараена, шугалакка һәм бассейнга, кинозалларга, яр буендагы аттракционнарга бушлай керү хокукын бирә, шулай ук чаңгы, тимераяк, самокатлар, ролик тимераякларын, велосипедларны прокатка бушлай файдалану мөмкин. Моннан тыш, билетка ия булучылар туган якны өйрәнү музеена, мунчага, Пляж комплексына, «Юбилейный»  тренажер залына, ипподромдагы балалар уен бүлмәсенә, картингларда бушлай йөри. Күптән түгел генә ачылган яшьләр үзәге дә керү нокталары исемлегендә.

Мәгариф бүлеге билгеләп үткәнчә, бу бала тәрбияләүче гаиләләргә бик зур ярдәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International