8 апрельне Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәт саклау көне дип игълан итте. Аның башкача исеме дә бар - Бөтендөнья эш урынында куркынычсызлык һәм сәламәтлек көне.
Хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын эшчәнлекнең барлык өлкәләренә этәрү максатыннан 2022 елның 20 апреленнән 20 июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрелә.
Мамадыш муниципаль районы предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләренә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чараларны тормышка ашыруда, шул исәптән хезмәткәрләрне эшләрне куркынычсыз башкару алымнарына өйрәтүне оештыру, хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча, хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү, хезмәтне саклау көннәре, «түгәрәк өстәл» утырышлары, киңәшмәләр, смотр-конкурслар форумнар үткәрүдә актив катнашырга чакырдылар.