Юкәче авыл клубында өстәл теннисы һәм бильярд сөючеләр арасында ярышлар узды.
Спорт инвентарьлары бар икән,алар тик торырга тиеш тә түгел, - ди Шәдчеавыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. Чара турында халыкка хәбәр иткәнче иганәчеләр белән элемтәгә керә ул. Бу инициативаны Казан эшкуары Искәндәр Копышев, Мамадыш эшмәкәре Ранис Әхмәтшин, авыл җирлеге депутаты һәм тагын бер эшкуар Илдар Мөхәммәтов хуплап алалар бу фикерне.
Өстәл уеннарында катнашучылар һәм тамашачылар күп җыелган иде Юкәчегә. Мамадыш, Кляуш авыл җирлегендә яшәүчеләрдә килгән иде ярышка.
- Теннис өстәлен без үз көчебез белән сатып алдык, ә профессиональ бильярд өстәленә иганәче Ранис Әхмәтшин акча бирде, - дип сөйли җирлек башлыгы үзенең якташы турында.
Уенчылар һәм җанатарлар өчен сый-нигъмәтле табын да оештырылган иде.