Мамадышлыларны булачак экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркы территориясен төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышуга чакыралар. Чара 15 апрельдә 15.00 сәгатьтән 17.30 сәгатьләр аралыгында шәһәребезнең академик К.Ә. Вәлиев исемендәге лицейда узачак. Очрашуны оештыручылар булачак объект янында арендалаган җир кишәрлекләре яки биналары булган кешеләрне фикер алышуда катнашырга чакыралар, бу соңыннан төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен бигрәк тә мөһим.
Билгеләп үтик, җәмәгатьчелек фикер алышуы Мамадышны Бөтенроссия грант конкурсында катнашуга әзерләү кысаларында узачак. Хәзер муниципалитет гариза рәсмиләштерү белән шөгыльләнә, анда халыкның теләкләре исәпкә алыначак. Район җитәкчелеге чираттагы җәмәгать пространствосын булдыру хокукы өчен зур һәм конкурентлы көрәштә җиңәргә тырышачак.