Район башлыгы Анатолий Иванов спорт учреждениеләре, шул исәптән яшьләр үзәге күрсәтә торган хезмәтләргә бәяләр белән яңа прайс раслады.
Район башлыгы Анатолий Иванов район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге карамагындагы спорт учреждениеләре, шул исәптән яшьләр үзәге күрсәтә торган хезмәтләргә бәяләр белән яңа прайс раслады. Хәзерге көн саен артып торган бәяләр белән чагыштырганда бу бәяләр бәлки көлке тоела торнадыр. Шул ук вакыттта аларның очсыз булуы халыкка спорт белән шөгыльләнергә стимул бирә. Анатолий Иванов бәяләрне узган ел дәрәҗәсендә саклап калуда гына түгел, ә аларның киметү кирәклегенә басым ясады. Кайбер позицияләр, нигездә, 18 яшькә кадәрге балалар өчен бөтенләй бушлай. Спорт учреждениеләрендәге бу түләләрдән кергән акчалар бары тик инвентарьларны карап тоту, ремонтлау яки аларны алыштыру өчен кирәк.. Әйтик, стадион-ипподромда самокатларны прокатка алу өчен балалардан бер сум да сорамыйлар, ә велосипедта йөрүнең 60 минутында 30 сум түләргә кирәк булачак. Чөнки велосипед өстәмә хезмәт сорый, аны һәрвакыт карап, ремонтлап торырга кирәк.
Анатолий Иванов, документка кул куйганда, спорт объектларының кешеләр сәламәтлеге өчен булуын, ә яхшы кәеф, халыкның физик ныклыгын сумнарда бәяләп булмаганлыгын билгеләп үтте.
Прайс белән танышу өчен сылтама: https://mamadysh.tatarstan.ru/prays-tsen-i-uslug-mu-otdela-po-delam-molodezhi-i.htm