ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» һәм  «Управление гражданской защиты» МКУ биргән мәгълүматларга караганда, көндез болытлы, төнлә аязучан һава торышы көтелә.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан халыкның үз җирендә хуҗа булырга теләвен яклау һәм сумманы арттыру турында карар кабул ителде.

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары старт алды. Аларда узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалачак, киләчәккә планнар билгеләнәчәк. Тәүге җыеннар Шәдче авыл җирлегендә узды.

Татарстан Фәннәр академиясе Президиумы карамагындагы премияләр һәм грантлар тапшыру комитеты республианың яшь галимнәренә дәүләт ярдәме күрсәтү максатында, 2017 ел өчен Татарстанның грантлар һәм премияләр бәйгесен игълан итте.

2017нче ел – Россиядә Экология һәм Аеруча сакланучы табигать территорияләре, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр еллары буларак игълан ителде.

Мамадыш районында да шундый бер бала туды, анын исеме – Таhә. Тәрҗемә иткәндә - сәлам, котлау, изге теләк, сәләт дигәнне анлата. Таhә исеме Мамадышнын  ГХАТ булегендә әле беренче очрый.

Бу хакта баш табибның махсус карары чыккан. Әлеге чикләү сәламәтлек саклау оешмаларында туганнарның пациентлар янына килүен чикләү яки тыюны, шулай ук массакүләм чаралар оештыруны чикләүне һәм битлек кию режимын кертүне күздә тота.


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Инглиз теле бүген дөньяда иң интернациональ тел, дөньяви берләшмә коммуникациясенең төп коралы булып санала. Югары хезмәт хакы түләнгән эш урыннарының күбесендә инглиз телен белү шарт. Чит илгә сәяхәт кылырга уйласаң да, урындагы халык белән аралашу өчен дә телне белү зарур.

Табиблар Россиягә грипп бу сезонда гыйнвар уртасында киләчәк дип фаразлаган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International