Тел Англиягә кадәр илтә.

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Инглиз теле бүген дөньяда иң интернациональ тел, дөньяви берләшмә коммуникациясенең төп коралы булып санала. Югары хезмәт хакы түләнгән эш урыннарының күбесендә инглиз телен белү шарт. Чит илгә сәяхәт кылырга уйласаң да, урындагы халык белән аралашу өчен дә телне белү зарур. Аны өйрәнүгә мөһим урын бирергә кирәклеген күптән аңладык. Балаларыбыз безнең ялгышларны кабатламасын иде.

Ләкин дөрес юлны, укытучыны ничек сайларга, телне ничек өйрәнергә, практик максатларда ничек файдаланырга? Әлеге сорауларга җавапны район инглиз теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, икенче санлы лицейның инглиз теле укытучысы, эзләнүчән шәхес Алия ҖӘЛИЛОВА белән бергәләп эзлибез. Ул 2002нче елда Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаган, хезмәт стажы – 13 ел. Республиканың төрле дәрәҗәдәге конкурслары җиңүчесе, “Безнең иң яхшы укытучы – 2011“, “Алгарыш“ грантлары иясе. Чулпан Вәлиева, Гүзәл Шәйхетдинова, Камил Шәмсетдинов, Алексей Халава кебек укучылары – әлеге фән буенча олимпиада, төрле конференцияләр һәм конкурслар җиңүчеләре. Россия (Мамадыш) - Франция, -Греция, - Кытай, - АКШ (укучылары һәм укытучылары белән) дәрес - телекүперләре оештырганнар. 2015-2016нче уку елында үзе җитәкләгән 11нче сыйныф укучылары белән Сирия һәм Украина балаларын яклап, “Балалар сугышка каршы“ дигән халыкара акциядә катнашканнар.Чит тел өйрәнүгә күп вакыт һәм сабырлык кирәк. Кызганычка каршы инглиз теле мәктәптә атнага өч кенә дәрес күләмендә өйрәнелә. Әлбәттә бу бик аз. Район укытучылары барлык мөмкинлекләр белән файдалана: дәрескә хәтле, дәресләрдән калып та өстәмә дәресләр бирәләр. Укучыларыбызның төрле шәһәрләрдә үткәрелә торган бәйгеләрдә алдынгы урыннар алуы – бик сөенечле күренеш. Чит телгә карашлар һәм мөнәсәбәт- ләр елдан-ел үзгәрә. Ба- лалар һәм әти-әниләр бу юнәлешкә уңай караш белән карыйлар. Тел өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган Бу елдан безнең өчен тагын сөенечле яңалык булды: инглиз телен балалар бакчасыннан ук укыта башладык, дәресләр уен формасында бара, алар материалны җиңел һәм тиз үзләштерәләр. Бу яңалыкны тудырган район җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Бала балалар бакчасыннан чит тел өйрәнсә, мәктәптә ул аны дәвам итә, белемен ныгыта. Киләчәктә бу яхшы нәтиҗәләргә китерер, дип ышанып калабыз. Чит телгә карата балада кызыксыну уянсын өчен аны укыту, өйрәтү генә аз. Укучының бу процесста үзенең актив катнашуы, җитди омтылышлары, ата-ана булышлыгы да–мөһим шарт. Мәсәлән, 11нче А сыйныфы укучысы Камил Шәмсетдинов район олимпиадасында ике ел рәттән призер, быел җиңүче булды, академик Вәлиев исемендәге фәнни конференциядә беренчелекне алды, “Нобель өметләре“ конкурсында катнашты. Ул Англиянең Борнмоут шәһәрендә өч атна укып, халыкара үрнәктәге имтиханны уңышлы тапшырып кайтты. Киләчәктә әлеге юнәлештә китү хыялы бар, БДИга әзерлек имтиханна- рында 80 баллга кадәр җыя иде, соңгы вакытта фикере үзгәреп тора, исәбе–техник югары уку йортына керү, тик инглиз телен камил белүе аның гомер буе зур өстен- леге булачак. Аралашуда даими практика кирәк,–ди Алия Шамилевна. АЛСУ СПИРИДОНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International