Авыл җирлекләрендә халык җыеннары старт алды. Аларда узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалачак, киләчәккә планнар билгеләнәчәк. Тәүге җыеннар Шәдче авыл җирлегендә узды.
Ихатадагы мал яшәү чыганагы әхси хуҗалыкта терлек асрауның кыен яклары никадәр генә күп булмасын, авыл кешесе йортындагы терлеген саклап калырга тырыша: шәхси хуҗалыгы нык булган авыл кешесе үзен ышанычлырак хис итә. Шуңа күрә, башка еллардан аермалы буларак, быел халык белән сөйләшкәндә төп игътибар авылларда гаилә фермаларын, крестьян-фермерлык хуҗалыкларын арттыруга юнәлдереләчәк. Чөнки Татарстан җитәкчелеге бүген авылларны мөмкин кадәр күбрәк саклап калу юнәлешендә акыллы сәясәт алып бара. Узган ел биш сыер асраучыларга – 100000, сигез сөтлебикә тотучыларга 200000 сум ярдәм программасы кысаларында дистәләгән кешеләр малларының баш саннарын арттырдылар, яңа мини-фермалар төзеделәр. Вахит авылында халык белән булган очрашуда, соңгы сумманы биш савым сыер асраучылар өчен куллану кулайрак булмасмы икән, дигән фикер яңгырагач, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка чыл- тыратып, халыкның гозерен җиткерде. Нәтиҗәдә министрдан уңай җавап алынды. Димәк, быел 200 мең сум акча биш савым сыер асрарга теләүчеләргә биреләчәк. Ә күбрәк асрау өчен җир, аны эшкәртү, уңышны җыеп алу өчен техника кирәк, дигән сүз. Тәүге җыеннар Шәдче авыл җирлегендә узды. да. Җирне рәсмиләштерүдә тоткарлыклар булмаячагын да ассызыклады районыбыз җитәкчесе. Җирлеккә кергән авылларда халык белән булган очрашуларда кайбер гаиләләрнең бер-ике баш сыер малы асраулары да мәгълүм булды. Кызганычка каршы, кайберәүләр мал тотуның авырлыгына басым ясарга тырыштылар. Әйе, бүген кичәге колхоз-совхозларны сагынып кына яшәргә туры килә. Яшерен-батырын түгел, ул чорларда сыер тотканнарга терлек азыклары акмаса да, фермалардан тамып торды. Бүген җире булмаганнар азыкны сатып алырга мәҗбүр. Шулай булуга карамастан, Шәдче төбәгендә күпләп мал асраучылар шактыйга җыела. Ямаштан Җәмил Сабиров – 14, Рифат Хәкимов – 12, Илшат Нуриев – 7, Радик Вә- лиев – 6, Юкәчедән Григорий Губиянов – 7, Валерий Смир- нов – 8, Вахиттән Зәбир Имамиев – 16, Айнур Чираев белән Наил Сәмигуллин 11әр, Шәдче башыннан Виктор Илларионов 8 баш мөгезле эре терлекләр асрыйлар. Вахиттән Баймөхәммәт Бинковның – 36, Юкәчедән Павел Китаевның 16 баш мөгезле эре терлекләре әлеге фер- мер хуҗалыкларының гаилә бюджетына саллы гына өлеш кертәләр. Җыелышта яшь булуларына карамастан, бер баш мал да асрамаучыларның да исемнәре яңгырады. Бүген авылда яшәүчеләрнең төп керем чыганагы булып шул сыер малы тора да инде. Шул ук Айнур Чираев белән Наил Сәмигуллиннар был- тыр 208 һәм 236 мең сумнан артык бәягә сөт тапшырган- нар. Җыеннарда мөгезле эре терлек итен урнаштыру проблемасы да кузгатылды. Районыбызда төзелүче ит комбинаты әлеге проблеманы да уңай хәл итәчәк. Туган туфрак тарта үзләрен Бүген авыллардагы буш йортларның күп булуы да җирле җитәкчеләрне борчый торган проблемаларның берсе. Аларның кайберләре инде 2014нче елдан алып үзара салым акчасына авыл- ларда 3,050 километр озынлыктагы урам юллары рәтләнгән, торак пунктларындагы зират- лар яңа коймалар белән әйләндереп алына, капкалар урнаштырыла, өч су башнясы тирәсе койма белән әйләндереп алынган, Юкәче һәм Ямаш авылларында чишмәгә ре- монт ясалган, Юкәче авыл клубына өйалды ясалган, Ташлыяр һәм Шәдче башы мәдәният учакларында тузган электр чыбыклары алыштырылган. Районыбыз башлыгы киләчәктә аларга да хуҗалар табылыр, дип ышана. Буш йортларны авылга кайтырга теләүчеләр сатып алсын өчен ярдәм йөзеннән махсус программа кирәклеген дә ассызыклады ул. Чыннан да, бүген инде читтә яшәп, туган төбәкләренә кайтырга теләүчеләр шактыйга җыела. Юкәче авылында менә дигән заманча йортлар калкып чыга башлаган. Бүгенгесе көндә җиткерелеп беткәннәре дә бар. Якындагы ике елда Төмән өлкәсеннән Григорий Багиров, Николай Губиянов һәм Геннадий Павлов, Якутиядән Павел Шрыков, Ташлыярга Төмән шәһәреннән Иван Григорьев гаиләләре кайтырга җыеналар. Алар кайткач та, кул кушырып утырмаслар, дип ышанасы килә. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ