Бүгенге көндә әти -әниләр үзләренең балаларына, башкалардан аерылып тору нияте белән, гадәттә булмаган исемнәр куялар. Мамадыш районында да шундый бер бала туды, анын исеме – Таhә. Тәрҗемә иткәндә - сәлам, котлау, изге теләк, сәләт дигәнне анлата. Таhә исеме Мамадышнын ГХАТ булегендә әле беренче очрый. Мондый гадәттә бумаган исем белән аны әтисе –Илнур атаган.
Бәхетле гаиләне уллары туу белән котлыйбыз. Җан җимешегез тәүфыйклы,шәфкатьле hәм бәхетле сабый булып үссен.