Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «HAVA Projects» медиа-компаниясе тарафыннан төшерелгән ике фильм күрсәтелде. «Представь!» һәм «Не верю» фильмнарының режиссеры Илшат Рәхимбай.
«Представь» фильмы ике дини шәхес – мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Алланы, үзеңне эзләү хакында сөйли. Исегезгә төшерәбез, фильм Мамадыш районы Арташ авылында һәм Марий Илендә төшерелгән. Төп рольләрне Раушан Шәрипов һәм Марсель Тимофеев башкаралар. Фильмның композиторлары Эльмир Низамов һәм Александр Шульгин. Илшат Рәхимбай бу фильмнар белән 2017 елда Канны шәһәрендәге кинофестивальдә катнашмакчы була.
-«Представь» фильмы Арташ авылы халкына да күрсәтеләчәк. Чөнки якташларыбыз аерым рольләрдә дә, күмәк рольләрдә дә катнаштылар. Премьераны түземсезлек белән көтәбез,- дип хәбәр итте Арташ авылы клубы мөдире Марсель Шәйдуллин.
Арташ авылында «Представь!» һәм «Не верю» фильмнарын күрсәтү 5нче февральгә билгеләнгән.
Үтә көчле тын юллары вируслы инфекцияләре (ОРВИ) үсеше белән бәйле рәвештә 19нчы гыйнвардан район үзәк хастаханәсендә чикләү чаралары кертелде. Бу хакта баш табибның махсус карары чыккан. Әлеге чикләү сәламәтлек саклау оешмаларында туганнарның пациентлар янына килүен чикләү яки тыюны, шулай ук массакүләм чаралар оештыруны чикләүне һәм битлек кию режимын кертүне күздә тота. Карантин режимы медицина учреждениесендә якынча ике атнага сузылачак.
- Гриппның кайсы гына төрен алмыйк алар барысы да авыр уза. Чирне 2 яшькә кадәрге балалар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр аеруча катлаулы кичерә. Мамадыш районында быел чын грипп белән авыручылар әлегә ачыкланмады диярлек. Күбесенчә көчле тын юллары вируслы инфекцияләре белән мөрәҗәгать итәләр. Гриппка каршы вакцинациягә зур өметләр баглаган идек. Хәзерге вакытта бу вакцинация инде үткәрелми, чөнки ул файдага түгел, ә зыянга булачак. Шул нисбәттән, башка чараларны тулысынча эшкә җигеп, ныклап сакланырга кирәк. Маскалар да авырудан 100 процент саклый, дип әйтеп булмый. Алар чирне таратмаска гына ярдәм итә, ә менә йоктырудан сакламый. Югары температура, хәлсезлек, ютәл ише билгеләрне сизәсез икән, ашыгыч рәвештә табибка барыгыз, үзегезне-үзегез дәвалау белән шөгыльләнмәгез,- ди район үзәк хастаханәсенең табиб эпидемиологы Айрат Галиев.